Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Авыл хезмәтчәннәренә – кадер-хөрмәт!

“Нур” агрофирмасы үз хуҗалыгындагы хезмәткәрләрне сый-нигъмәт тулы мул табын янына җыйды

Чараны “Нур” агрофирмасы директо­ры Радик Нурга­лиев ачып җибәрде.

Ул хуҗалык тормышы, аның уңышлары турында сөй­ләде һәм агрофирманың барлык эшчән­нәренә ихлас их­тирам сүзләрен белдерде.

– Без еллык нә­тиҗәләр­гә күз са­лып, аралашып уты­рырга җы­елдык. Һәр ел бер-берсенә охша­мый, алар төрлечә була. Үсемлекчелектә дә, тер­лекчелектә дә уңышлар да, уңышсызлыклар да, җитешлек һәм җитешсез­лекләр дә килеп чыга. Агымдагы ел уңышлы булды дип әйтер идем. Бар­лык культуралар бу­енча да диярлек яхшы күрсәткечләргә ирештек. Шулай да алга таба тагын да тырышырга кирәк дип уйлыйм, аеруча да терлекчелек өлкәсендә. Шикәр чөгендере быел үзенең уңышы белән сөендерде. Теләгем шул: эшләгән нәти­җә­ләребез гел үрнәк, киләчәктә дә шундый мул табын янында очрашырлык булсын иде, – диде Радик Галимҗан улы, чарага җыелучыларны бәйрәм белән котлап.  

Авыл хуҗалыгы про­дукциясенең күп кенә төрләрен җитештерүдә “Нур” агрофирмасы рай­онда, республикада югары урыннарны били, шуңа да ел нәтиҗәләре буенча хуҗалык эшчән­нәренең уңыш шатлыгын уртак­лашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәмис Гарипов, республиканың сөт комбинаты җи­тәк­чесе Альберт Хисмәтуллин, үсем­лекләрне саклау буенча фирма җитәкчесе Альфред Зәйнуллин килгән иде.

Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтәсе килә: тантаналы чара кунаклары “Нур” хезмәтчәннәренең, элекке традицияләргә тугры калып, районның хезмәт данын ышанычлы саклап, елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешүен ассызыклады.

Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев,  районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәмис Гарипов та тәб­рикләү чыгышында моны саллы мисаллар ките­реп расладылар һәм тармактагы күркәм нә­тиҗәләр барча эшчәннәрнең фидакарь хезмәтенә бәйле, дип билгеләп үттеләр.

Бәйрәм чарасында шулай ук Зур Әт­рәч авыл җирлеге баш­­лыгы Ринат Ибра­һимов, Алабирде авыл җир­леге баш­лыгы Ринат Җәләлиев һәм урта мәк­тәп директоры Ваһап Гари­фуллин җылы эчтә­лектәге чыгышлар ясап,  “Нур” агрофирма­сы җи­тәк­челегенә, анда хез­мәт куючы эшчәннәргә чиксез ихтирам сүзләрен белдерделәр. 

“Нур” агрофирмасы директоры урын­басары Мар­сель Нургалиев сүз алып, шундый тырыш коллектив белән елны уңышлы гына тәмамлап киләбез, киләсе елларда да уңышларга ирешергә язсын, дип билгеләп үтте. 

Кече Әтрәчтәге “Нур” агрофирмасы эшчәннәренә оештырылган бәйрәмдә алдынгыларның зур төркеме, юбилярлар хөрмәтлән­де. 

Авыл эшчәннәренә бу көнне зур кадер-хөрмәт күр­­сәтелде. Хезмәт ал­дынгылары Ринат Минә­евкә  һәм Алсу Шәе­хо­ва­га Татар­стан Рес­пуб­ликасының Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хаты, авыл хуҗалыгы пред­приятиесенең ты­рыш хезмәткәрләренә Тәтеш районы җитәкчелегенең һәм “Нур” агрофирмасы ҖЧҖның Рәхмәте, чәчәк гөллә­мәләре, акчалата пре­мия­ләр, бәйрәм уңаеннан истәлекле бүләкләр тап­шырылды. Кыскасы, бәй­рәмдә авыл хуҗалыгы эшчәннәренә мәдхия сүз­ләре күп яңгырады.

“Нур”ның агымдагы ел нәтиҗәләре уңаеннан оештырылган тантаналы чара авыл мәдәният йор­тында күтәренке рухта үтте. 

Казан артистларының концерты хезмәт бәйрәмен тагын да бизәде. Аларның чыгышлары  авыл эшчән­нәренә шатлыклы елмаю­лар һәм чын бәйрәм кәефе бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев