Бакырчыга “Кар десанты”килде
Татарстандагы урта махсус уку йортларының студентлар отрядлары вәкилләре Тәтеш районында хезмәт һәм патриотик акцияләр үткәрделәр, ярышларда катнаштылар, авыл музеенда булдылар.
(Тәтеш, 6 март, “Тәтеш таңнары”).
Бакырчы урта мәктәбендә яшьләрне кунакчыл каршыладылар, анда волейбол буенча иптәшләрчә матч узды. Буадан студентлар отряды җитәкчесе, ветеринария техникумы педагогы Надилә Әхмәтшина Буа, Апас, Тәтештәге уку йортларыннан килгән укучыларны һәм укытучыларны үзенең шәкертләре белән таныштырды.
– Үзебезнең эшчәнлегебезне 2014 елдан бирле алып барабыз, республикабыз районнарында гына түгел, Воронеж өлкәсендә, Кырымда да булдык. Безнең студентлар хезмәт десантында катнашалар, ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре белән очрашалар, социаль әһәмиятле объектларда шефлык ярдәме күрсәтәләр, яшьләр-патриотик чаралары, мастер-класслар үткәрәләр һәм башка файдалы эшләр башкаралар, – диде сәламләү чыгышында Надилә Григорьевна. – Урта һөнәри белем бирү оешмасының иң яхшы белем бирү оешмасы штабы буларак без өч тапкыр күчмә байракка ия булдык.
“Кар десанты” составында Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы укучылары Никита Шадрин белән Александр Лихоманов һәм укытучы Шамил Гафуров та бар иде.
– Без “Кар десанты”нда беренче ел катнашабыз, техникумда волонтерлар булган идек инде, әлеге эшне биредә дә дәвам итәбез, Буа районы авылларында һәм шәһәрдә булдык. Безгә бердәмләшеп эшләү ошады. Спорт чаралары, концертлар үткәрәбез. Ә әби-бабайлар әйткән рәхмәт сүзләре – безнең өчен иң күркәм бүләк, – диләр алар.
Тыл хезмәтчәне, 90 яшьтән узган Гөлфия Якимова янына барулары аларның сүзләренә ачык дәлил. Студентлар ишегалдын һәм йорт яннарын кардан чистарттылар. Алар бергәләшеп үз эшләре белән шөгыльләнгән арада, өлкән яшьтәге әбекәй аларны дулкынланудан яшьләнгән күзләрен сөртеп, тәрәзәдән карап торды.
– Ишегалдым тулы кар дип бик борчылган идем, – ди Гөлфия әби кичерешләре белән уртаклашып.
– Чакырыгыз, тагын килербез, – диделәр күтәренке кәеф белән яшьләр.
“Кар десанты”нда катнашучылар Бакырчы авылы тарихы музеенда булдылар. Музей мөдире Рәзидә Шәмсетдинова аларга экскурсия үткәрде, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт батырлары турында сөйләде. Яшьләрне җирле фитнес-үзәккә дә чакырдылар, мәдәният хезмәткәре Екатерина Гафурова әйтүенчә, алар бик теләп тренажерларда шөгыльләнгәннәр.
Авылдагы Мемориаль комплекс янында истәлеккә фотога төшүне яшьләр үзләре өчен горурлык буларак кабул иттеләр.
– Безгә Бакырчыда бик ошады, биредә яшәүчеләр киң күңелле, кунакчыллар. Без тагын да дуслаштык һәм алга таба да файдалы булырга көч-кодрәтебез ташып тора. Кабат очрашуга шат булачакбыз, – диделәр “Кар десанты”нда катнашучылар саубуллашканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев