Балачакның “Әкият” исемле тылсымлы корабы
“Әкият” – ул бердәм фикердәгеләр коллективы, алар тәҗрибәле җитәкче Тамара Яшукова белән бергәлектә бердәм команда буларак хезмәт куя.
(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары"). Социаль челтәрдәге “ВКонтакте”да безнең “Авангард” төркемендәге актив дусларыбыз арасында “Иң яхшы балалар бакчасы”на тавыш бирү уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча “Әкият” алдынгылыкка чыкты.
“Әкият” – ул бердәм фикердәгеләр коллективы, алар тәҗрибәле җитәкче Тамара Яшукова белән бергәлектә бердәм команда буларак хезмәт куя.
Балалар бакчасы 2002 елда беренче тапкыр үз ишекләрен ачты. Унсигез елга якын вакыт эчендә “Әкият” диварларыннан мәктәп тормышына биш йөздән күбрәк сабый озатылган. “Бүгенгесе көндә балалар бакчасы мөдире – ул идарә итү буенча менеджер. Шуңа күрә эшемнең күп өлеше – бинаны, ишегалды территориясен, ризык, кер юу блокларын, төркемнәрнең бүлмәләрен төзекләндерү буенча бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән уза”, – дип билгеләп үтә Тамара Николаевна.
“Әкият”тә сигез төркем, анда 178 сабый тәрбияләнә. 2010 елда балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәгеләргә экология тәрбиясе бирү буенча республика ресурс үзәге булдырылган.
Шулай да экология белеме балалар бакчасы эшендә бердәнбер генә юнәлеш түгел, анда татар телен өйрәтүгә, сабыйларның сәнгать-эстетик һәм физик үсешенә зур игътибар бүлеп бирәләр. “Йолдызлык” эстрада сәнгате фестивалендә, кече спорт олимпиадаларында һәм башка бәйгеләрдә җиңүләре моңа ачык мисал.
“Әкият”тә экология идеяләренең зона һәм республика фестивальләре, “Эко-мәктәп/Яшел әләм” халыкара программасы кысаларында Бөтенроссия семинары һәм башка семинарлар уза.
Сабыйлар көн дәвамында балалар бакчасындагы 45 хезмәткәрнең ышанычлы күзәтүе астында тора, күпләренең эш стажы бер ел гына түгел, дистәләгән еллар белән исәпләнә. Уналты педагог беренче квалификация категориягә ия, өчесе – югары категориягә.
Балалар бакчасы педагоглары – алар югары һөнәри осталыктагы белгечләр, сабыйларны тәрбияләүгә һәм өйрәтүгә бар күңел җылысын бирә.
“Безнең педагогия карашы – төрле эш алымнарын файдалану белән һәрчак кызыксындыргыч яңалыкны традицион булмаган педагогия технологияләре, проект эшчәнлеге эзләү”, – дип сөйли Тамара Николаевна.
Педагогия хезмәте ветераннары: Наталья Ваньчушкина, Надежда Макарова, Нина Железнова, Любовь Демидова, Татьяна Петрова Тәтеш районының мәктәпкәчә тәрбия эшенә зур өлеш кертүчеләр.
“Әкият”тәге барлык педагоглар – иҗади, сабыйларны яратучы һәм аңлаучы кешеләр.
Әнүзә Абдурахманова, Галина Ибәтуллина, Алина Суркова, Лилия Минневәлиева, Ирина Әбелханова, Марина Гурьянова, Ирина Майорова, Наталия Крупина, Ирина Афанасьева, Тамара Торгайкина, Татьяна Мусташкина, Марина Бильгильдеева сабыйларны тәрбияләү һәм укыту буенча үз эшчәнлекләрендә яңа технологияләр кертәләр, кечкенә сабыйларга игелек һәм шатлык, ярату һәм ихласлылык өстәргә, төркемнәрдә уңай мохит булдырырга тырышалар.
Яшь педагоглар Татьяна Арсеньева, Юлия Вавилина, Наталья Бирюкова, Наталья Тарасова, Анна Янгельдина һәм өлкән тәрбияче Юлия Пескова олырак хезмәттәшләренең үрнәген күз уңында тота, мәктәпкәчә учреждениедә аларның роле, җитәкче әйтүенчә, шактый зур.
“Юлия Дамировна – креатив, мавыктыргыч кеше, ул хезмәттәшләрен рухландырып һәм үзе артыннан ияртеп бара ала”, – дип ассызыклый Тамара Николаевна.
“Әкият” алты ел элек “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика смотр-бәйгесендә җиңгән һәм бер миллион сум грантка ия булган. “Әлеге акчага без бинаның эчке ягына ремонт ясаттык, җиһаз, акылны үстерүче уен материаллары, интерактив такталар сатып алдык, керү юлына тимер ишекләр урнаштырдык”, – дип санап үтә мөдир Тамара Яшукова. Балалар бакчасы коллективы “Балалар бакчасында белем бирү барышының иң яхшы оешмасы” республика бәйгесендә җиңгән һәм 500 мең сум күләмендә чираттагы грантны алган. Бу акча уен шәһәрчеген сатып алуга сарыф ителгән, һәм ул сабыйларны хәзер дә сөендерә. Мәктәпкәчә учреждение “Ел балалар бакчасы”, “Эколидер”, “Мәктәпкәчә белем бирүдә иң яхшы инновацион технологияләр”, “Матур мәктәп” кебек шундый бәйгеләрдә җиңү яулаган.
Өстәвенә “Әкият” сигез ел дәвамында Яшел әләм иясе дә, ул “Эко-мәктәп/Яшел әләм” халыкара программасы буенча уңышлы эшләүче белем оешмаларына бирелә.
“Район башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиуллов безнең балалар бакчасының проблемаларына игътибар белән карый. Аның ярдәмендә бинаның түбәсе яңартылды, тәрәзәләр алыштырылды”, – ди Тамара Николаевна.
Бүгенгесе көндә өч төркемдә җиһазлар тулысынча алыштырылды, уен зоналары аеруча да җәлеп итәрлек булды. Музыка залы, баланың эстетик үсеш үзәге кебек, яңа күренеш алды һәм танымаслык булып үзгәрде.
Мәктәпкәчә учреждение лицензияле медицина бүлмәсе белән җиһазландырылган, анда зарурилык очрагында, квалификацияле шәфкать туташы Надежда Жирова ашыгыч ярдәм күрсәтәчәк.
Коронавирус пандемиясе белән үзизоляция вакытында балалар бакчасы дистанцион рәвештә эшләгән, тәрбия барышы социаль челтәрләрдә узган. Өстәвенә әлеге вакытларда ата-аналар гаять зур булышлык күрсәткән.
“Бездәге сабыйларның әниләре һәм әтиләре балаларны тәрбияләүдә актив катнаша. Алар – безнең партнерлар, фикердәшләр һәм ярдәмчеләр”, – дип уртаклаша Тамара Николаевна.
Ул “Әкият” турында район һәм республика гәҗитләрендә бастырылган язмаларны кадерләп саклый: балалар бакчасының эшли башлаган еллары эчендә алар аз түгел. Коллектив “Күңел кичерешләре һәм тәкъдимнәр китабы” белән аеруча да горурлана, аның битләренә Татарстанда һәм аның чикләреннән ары да танылган кешеләрнең култамгалары калган. “Иң кечкенә сабыйларга кешеләрчә мөнәсәбәт өчен рәхмәт”, – дип язган анда язучы Туфан Миңнуллин. “Минем өч сабыем “Әкият” чыгарылышы булды инде, ә кече кызым әле шунда тәрбияләнә. Балалар бакчасы, минем фикеремчә, үз исемен тулысынча аклый. Безнең бакча коллективын капитан җитәкчелек иткән корабль командасы белән тиңләп була. “Әкият”тә аның мөдире Тамара Николаевна Яшукова шундый капитан булып тора. Тамара Николаевна 2002 елның сентябреннән үзенең кыю командасы белән белем диңгезен һәм океаннарын ярып бара. Безнең сабыйлар әлеге “Әкияти корабльдә” юнгалар булып тора. Әлеге балалар бакчасы коллективында – бик белемле һәм ярдәмчел кешеләр. Алар яңалыкларга кыю рәвештә алына, балаларның үзләре кебек, шулай ук безне, ата-аналарны да җәлеп итәләр. Безнең сабыйлар төрле-төрле, шулай ук без ата-аналар да төрлечә, педагоглар безнең һәркайсыбызга аерым якын килү җаен таба. Тамара Николаевнага, теләсә кайсы педагог кебек, теләсә нинди сәбәп һәм шәхси үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, сине ишетәселәренә һәм аңлауларына ышанычлы булырга мөмкин”, – дип уртаклашты күп балалы ана Елена Таранова.
Хәзерге балалар бакчасы – ул зур мөмкинлекләр мохите, анда сабыйга үзен күрсәтергә, аралашуда, үсеш юнәлешләрендә сайлау иреге бирелә. “Әкият” коллективы заман белән бергә атлый, үзенең иҗади рухын, традицияләрен һәм мактауга лаек исемен саклауда, арттыруда карарлар һәм өметләр белән тулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев