Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Балалар ялы имин булырга тиеш

Җәйге каникуллар – балаларның  иң яраткан вакыты. 

(Тәтеш, 4 июль, “Тәтеш таңнары”).Җәйге каникулларда үз-үзеңне тотуның гади кагыйдәләрен үтәү ялның ямен җуймаска, ә ата-аналарга балаларын төрле күңелсезлекләрдән мөмкин кадәр саклап калырга ярдәм итәчәк.

– Балаларыгызга игътибарлы булыгыз, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре һәм вакытларын кайда үткәрүләре белән кызыксыныгыз, – дип мөрәҗәгать итә ата-аналарга Россия ГТХМ Баш идарәсенең ТР буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Роман Горбунов. – Балагыз белән сөйләшегез һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исенә төшерегез. 

Белгеч балаларны күзәтүсез калдырмаска киңәш итә, әгәр берәр җиргә китәргә туры килсә, шырпы, зажигалканың яшереп куелуын тикшерегез. Өлкән инс­пектор бер хәлне мисал итеп китерә. Бала әти-әнисеннән зажигалка алган да уйный башлаган һәм уен барышында шкафка ут капкан. Ата-анасы янгын чыгуын күреп, балаларны фатирдан чыгарганнар да янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Сабыйларның шаяруы аркасында балалар бүлмәсендәге шкаф янган. Вакытында килеп җиткән янгын сүндерүчеләр ут телләрен тиз арада юк иткәннәр. Зыян күрүчеләр юк.    

Ут белән уйнауның куркыныч булуы турында баланың исенә төшереп торыгыз, ул, шырпының уенчык түгел, ә янгынның кешеләр өчен зур бәла-каза китерүен аңласын. Тупыл мамыкларына һәм коры үләнгә ут төртүнең куркыныч булуын аңлатыгыз, ут телләренең корылыктан һәм мамыктан мизгел эчендә кабынып китүен, эссе көннәр, шулай ук җилле һава торышының моңа йогынты ясавы хакында исләренә төшерегез. Балаларга электр приборлары белән эшләү кагыйдәләрен аңлатыгыз, аларны күзәтүсез калдырырга һәм юеш кул белән алырга, розеткага әйберләр тыгарга һәм розеткадан аны йолкып алырга ярамавы турында сөйләгез. Балаларны көнкүрештәге электр приборларыннан дөрес файдаланырга өйрәтегез.   
Җәйге яшенле яңгырлар һәм көчле җилле яңгырлар яуган вакытта электр үткәргечләрнең өзелүе аеруча да куркыныч тудыра. Электр тогы белән зарарланмас өчен, үткәргечләрне кул белән тотарга һәм хәтта аларга, аеруча да тирә-якта дымлы булганда якын да килергә ярамаганлыгы хакында сөйләгез. Чыбыклар өзелү очраклары турында өлкәннәргә, алар тиешле ремонт хезмәте чакырсын өчен, кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

Ата-аналарга киңәш
Балаларга экстремаль хәл­ләр­дә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләгез.
Ашыгыч ярдәм телефоннарын беренче юлга язып, күренеп торган урынга урнаштырыгыз: янгын-коткару хезмәте – 
101 һәм бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенең ­112 номерлары язылган булырга тиеш. 
Баланың үз адресын белүенә инаныгыз. 
Әгәр сез әлеге гади кагый­дәләрне үтәсәгез, бәла-каза йортыгызны читләтеп үтәр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев