Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Бар мөлкәт бер минутта көлгә әйләнәчәк

Торак секторда янгыннар белән бәйле хәл киеренке булып кала бирә.

Дәүләт янгын күзәт­челеге хезмәт­кәрләре хә­бәр итүенчә, 2025 елда Тәтеш районында 18 янгын чыккан, шуның нәти­җәсендә бер кешенең гомере өзелгән һәм бер кеше зыян күргән. Иң күп янгын – тугыз – шәһәрдә ­булган.

Электр җайланма­ла­рын көйләү ка­гыйдә­ләрен бозу нәтиҗәсендә – 6 янгын; ут белән саксыз эш итү аркасында – 8 янгын; төзек­сезлек һәм мич җайланмаларын файдалану кагый­дәләрен бозу аркасында 4 янгын ­чыккан.

Янгыннар нәтиҗәсендә 10 корылма көлгә әй­ләнгән, шуларның 4се торак йорт. 

Янгыннан 7 корылма зыян күргән, шуларның 4се торак йорт.

– Гади генә таләпләргә карата җа­вап­сыз, битараф карау янгыннар чыгуга еш сәбәпче була. Үзеңә торак төзүгә, йортка мал-мөлкәт сатып алуга күп еллар китә, ә санаулы минут­лар эчендә көл өеме генә калырга мөмкин. Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмагыз, аларның таләпләрен үтәгез, – дип мөрәҗәгать итә гражданнарга дәү­ләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.

фотоны дәүләт күзетчелеге тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев