Реклама
Көн темасы
Барсын да кадрлар хәл итә
Авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализларга иртәрәк яки белгечләр фикерен тыңлар чак.
"Бакырчы" ҖЧҖ эшкә узган елның май ахырында кереште. Төп эшчәнлек төре - сөт җитештерү, эшкәртү, саклау, сату, һәм, иң мөһиме, хуҗалык җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров әйтүенчә, әлеге продукцияне сату тотрыклы акча керүен гарантияли.
Республика җитәкчелеге ярдәмендә хуҗалык кирәкле техникага ия булган. Нәселле 101 танага "Парадиз"дан сатып алынган 270 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 68 савым сыер өстәлгән.
Эшкә, кем әйтмешли, җиң сызганып, крестьяннарга хас тырышлык белән керешкәннәр. Һәм менә хуҗалыкта сыерлар 137гә, башмак таналар һәм нәселле бозаулар 66га җиткән. Алты айлык 49 баш бозау, караучыларын сөендереп, матур гына үсеп килә, ә төрле яшьтәге яшь маллар 200гә җиткән. Хуҗалык эшчәннәре - тырышлар, сакчыллар, савымны һәм бозауларның үсешен арттыру белән ихластан кызыксыналар. Дөресрәге, хуҗалык итә белүче беркайчан да эшне үзагымга куймаячак. Менә савымдагы аерымлыклар: әгәр июньдә һәр сыердан 5,3 литр саусалар, бүген - 10,4. Бу рекорд түгел, омтылырлык максатлар бар, дип саный Илгиз Фатыйх улы. Ә терлекчеләр яшь малларның үсешен тәүлегенә уртача 800әр граммга арттыруны бурыч итеп куялар (бүгенге көндә - 623 грамм).
"2015 елның 7 аенда без терлекләрнең тереләй авырлыгын 32,1 тоннага җиткердек, 234 тонна сөт саудык, аның товарлылыгы 89 процент тәшкил итте, - дип эшләрнең барышы белән таныштыра хуҗалык җитәкчесе. - Планнарда 800 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт комплексы төзү. Моның безнең җирлекне өстәмә эш урыннары белән тәэмин итәчәгенә һәм авыл халкының эш эзләп читкә китмәячәгенә иманым камил. Гаиләңнән һәм якыннарыңнан аерылмый гына, өйдә яшәп тә яхшы акча эшләп алырга мөмкин. Эшчәннәрнең табышлары җитештерелгән продукция күләмнәренә турыдан-туры бәйле. Мәсәлән, механизаторлар сезонда башкарган хезмәтләре өчен айга 40 мең сумнан күбрәк алдылар, уртача хезмәт хакы 15,5 мең сум булды. Барсын да кадрлар хәл итә. Безнең җитешлегебез һәм авылның үсеше бары тик үзебездән тора".
Бүген "Бакырчы" ҖЧҖда 41 кеше эшли: терлекчелектә - 17, үсемлекчелектә - 18, административ-идарә хезмәткәрләре - 6.
"Сизелерлек нәтиҗәләргә ирешүдә хезмәтләре белән аерылып торучыларны билгеләп үтәсе килә, - дип мактый эшчәннәрен Илгиз Шәйхаттаров. - Болар машина белән саву операторы Лилия Молоткова, ферма мөдире Әдип Җаббаров, сыер савучылар Гөлнара Шәмсетдинова, Гүзәл Рәшитова, Әлфинур Фазлыева, бозау караучылар Гүзәл Әхмәдиева, Флера Галиева, терлекчеләр, механизаторлар, эшчеләр. Теләсә нинди һава шартларында эшләрен сыйфатлы һәм намуслы итеп башкарган төзүчеләребезнең осталыклары һәм тырышлыклары нәтиҗәсендә терлекчелек абзарларын һәм утарларны кышка әзерләү аз чыгымнар белән башкарылды".
Җитәкчене тагын бер нәрсә сөендерә, хуҗалыкта югары белемле ике яшь белгеч эшли - баш агроном Илшат Фәхретдинов һәм баш инженер Руслан Хәлимов. Бу нәрсәне аңлата? Күпне - җир ышанычлы кулларда дигәнне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев