Беркетмәләр төзеделәр, ял итүчеләрне кисәттеләр
Август тәтешлеләрне эссе һава торышы белән шаккатырудан туктамый, димәк бу, сулыкларда коенырга теләүчеләр кимеми дигән сүз.
(Тәтеш, 21 август, “Тәтеш таңнары”).
Без, журналистлар, чираттагы тапкыр районның административ-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков, ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы участок уполномоченные Семен Кириллов составындагы мобиль төркем белән берлектә кешеләр күпләп ял итә торган сулык яннарында булдык.
Пристаньда су коенучылар юк иде, ә менә җиһазландырылган пляж янын-
да без кечкенә балалары белән Идел янына килгән гаиләне очраттык. Тәтешлеләр әйтүенчә, алар җәй аенда беренче тапкыр су коенырга булганнар, тик куркынычсыз урында түгел, ә көймә станы янында.
– Дөресен генә әйткәндә, мин су коену урыны хакында уйламадым да. Газета алдырмыйм, Интернетка кермим диярлек, шуңа да махсус билгеләнгән урында су коенырга кирәклеген белми дә идем. Хәзер беләчәкмен инде, – диде Татьяна.
Аннары без Зеленовкага юнәлдек, чөнки кечкенә торак пунктлар янындагы сулыклар еш кына җирле халыкны гына түгел, шәһәр халкын да җәлеп итә.
Биредә без суда коенучы тәтешле Николайны очраттык, үзенең тышкы кыяфәте буенча ул исерек иде. Мобиль төркем вәкилләренең биредә су коену тыела дигән кисәтүенә ир-ат шактый ярсып җавап кайтарды. Сулык янында коенырга ярамаганлыгын белдергән язу булмавына сылтау итеп, административ беркетмәгә кул куюдан баш тартты. Баш тарту видеога төшерү юлы белән теркәлде, шуңа күрә имзаны куярга теләмәү җаваплылыктан азат итми.
– ТР Министрлар Кабинетының 2009 елның 23 апрель карары нигезендә, су объектларында кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү өлешендә пляжлар өчен билгеләнгән кагыйдә таләпләренә туры килмәгән су объекты акваториясе белән аның тирәсендәге яр буйлары – су коену өчен җиһазландырылмаган һәм куркыныч булып торалар, әгәр хәтта янәшәдә кисәтүне белдергән игълан тактасы булмаса да, – дип билгеләп үтте Алексей Ананьев. – Җиһазландырылмаган һәм куркыныч урыннарда су коену тыела.
Чинчурино авылы янындагы күлдә ял итүчеләр юк иде, ә менә Келәш янындагы сулыкта бер ир-ат бар иде. Ул дусты белән Буадан килгән. Беркетмә төзүне Андрей аңлап кабул итте.
– Суда үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләм. Мәсәлән, исерек килеш коенырга, таныш булмаган урыннарда чумарга ярамый. Күлгә еш йөрибез, шуңа күрә су төбе һәм яр буе миңа таныш. Берәр хәл булса, беренче ярдәм күрсәтә алам, – дип уртаклашты аның дусты Рөстәм.
Тик шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Келәштәге күл төбе водолазлар тарафыннан тикшерелмәгән, шуңа күрә ир-атка су төбе һәм яр буе таныш икәненә ышанырга ярамый. Суны, билгеле булганча, белеп бетереп булмый.
– Без сулыклар янында ял итүчеләр белән профилактик әңгәмәләр уздырдык, җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен ике граждан административ җаваплылыкка тартылды. Хокук бозулар Тәтеш шәһәренең 1нче суд участогында каралачак, анда суд кисәтү яки штраф рәвешендә карар чыгарачак, – дип аңлатты рейд нәтиҗәләрен Максим Гудков.
– “ТР территориясендә су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләрен бозу” административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.10нчы маддәсе нигезендә, җиһазландырылмаган урыннарда коену гражданнарга 1 меңнән 1500 сумга кадәр, вазифаи затларга 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салуны күз уңында тота. Кабат бозган өчен – гражданнарга – 1 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 5 меңнән 7 мең сумга кадәр, юридик затларга 15 меңнән 70 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев