Безнең киләчәгебез сезнең һәрберегезгә бәйле
Кочаклашулар һәм кул кысулар, эчкерсез сүзләр һәм изге теләкләр: кичә Тәтештә өлешчә мобилизация кысаларында Казанда хәрби өйрәнү узу өчен район халкын тантаналы озату узды.
(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Безнең яклаучылар алдагы көнгә ышаныч белән карыйлар һәм бары тик җиңүгә генә өметләнәләр, алар өчен Ватан – буш сүз түгел.
Кичә район мәдәният йорты фойесына халык күп җыелды, тамаша залында буш урыннар юк иде: хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатырга туганнары һәм якыннары килде.
– Унөч ел элек Мәскәү өлкәсендә хезмәт иттем. Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылуга әзер идем. Таныш егетләрнең инде кайберләрен чакырдылар. Кәеф күтәренке. Барысы да яхшы булачагын беләм! – дип уртаклашты тантана башланыр алдыннан Кече Шәмәктән Сергей Хураскин.
– Энем бик әйбәт кеше, һәрнәрсәдә җаваплы! Мин аның белән горурланам! Барысына да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын! – диде Сергейның апасы Татьяна Ханипова.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов мобилизацияләнгән егетләргә үз теләкләрен белдерде:
– Безнең һәркайсыбыз хәлнең гади түгеллеген аңлый, әмма без барысын да булдыра алачакбыз. Сез барыгыз да Россиянең Кораллы көчләрендә хезмәт иттегез, шуңа күрә дисциплинаның нәрсә икәнлеген беләсез. Сез бөтен кеше өчен үрнәк булырга тиеш. Үзегезне саклагыз, исән-имин әйләнеп кайтыгыз!
Рәмис Хатыйп улы һәрберсенә кәрәзле телефон тапшырды.
Тәтеш шәһәренең Троицк соборы настоятеле протоиерей Валентин Костриннан һәм районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновтан да ир-атлар адресына изге теләкләр яңгырады.
– Бүген барыбызга да лаеклы китүебезне һәм лаеклы әйләнеп кайтуыбызны телим. Россиягә дан! Җиңүче халыкка дан! Россиягә хезмәт итәм! – диде хезмәткә чакырылучы Рафаэль Хисамов сәхнәдән.
Тәтеш ягы тарихы музее һәм Тәтеш районының электр челтәрләре коллективы үз хезмәттәшләрен озатырга дип тулы составта диярлек килгән.
– Кирилл Мамкинны бөтен коллективыбыз белән озатабыз, шулай ук, дус-тату, аны каршы да алачакбыз, – дип билгеләп үтте ТРЭЧ начальнигы Виктор Демагин.
Китәр алдыннан якыннары белән аралашуга берничә минут бирелде, һәм менә егетләр бер-бер артлы автобуста урын алдылар.
Бу иртәдә “Барысы да яхшы булачак!” дигән сүзләр бик еш яңгырады. Менә улын озатырга килгән бер ир кеше дә: “Барысы да яхшы булыр! Исегездә тотыгыз, берәр нәрсә була калса, без сезнең арттан барачакбыз”, – диде.
Ләкин без, гади Тәтеш халкы, моның кирәге булмаячагына һәм бик тиздән безнең егетләр өйләренә исән-сау әйләнеп кайтачакларына ышанабыз.
Автобус озатучыларның көчле алкышлары астында кузгалды, гражданнарны яклау көллияте курсантлары тезелеп баскан коридор аша үтеп, салкын октябрь кояшы яктысында безнең егетләр юлга чыктылар. Безнең киләчәгебез сезнең һәрберегезгә бәйле. Без сезне көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев