Реклама
Көн темасы
Бәхетле картлыкка икәүләп
Олы Тормы мәдәният йортында 50 ел тигезлектә гомер кичерүчеләргә багышланган "Пар канатлар" дигән кичә булып узды.
Сәхнә түрендә юбилярлар - Рузалия һәм Мансур Хәбибуллиннар, Сания һәм Касыйм Ильясовлар, Һадиябану һәм Рәшит Хисиевлар (рәсемдә сулдан уңга).
Җирлек башлыгы Илсөя Хисамова кичәне ачып җибәреп, матур гомер юлы узган әлеге гаиләләргә киләчәктә дә исәнлек, җитешлек, тигезлек һәм балаларының кадер-хөрмәтендә яшәүләрен теләде. "Бүген авылыбызда олы бәйрәм - алтын туйларын билгеләп үтүче парлар хөрмәтләнә. Алар тормышның күп кенә авырлыкларына юлыккандыр, шуңа да карамастан, гаилә кыйммәтләрен саклап кала алганнар. Иңгә-иң торып эшләгәннәр. Чөнки хезмәтне яраткан кеше генә матур итеп гомер кичерә", - диде ул.
Кадерле әти-әниләрен, әби-бабайларын котларга килгән балалары, оныклары бер-бер артлы җылы эчтәлекле ярату, рәхмәт, хөрмәт сүзләрен җиткерделәр һәм тәрбияләп үстергән, олы тормышка фатиха биреп, әлегә кадәр зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп торган кешеләрен аллы-гөлле чәчәк гөлләмәләренә күмделәр. Газизләренең мондый теләкләреннән соң юбилярларның шатлыктан күзләрендә яшь тамчылары ялтырады.
Әйтергә кирәк, язмышларын бергә бәйләп, кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагы буйлап атлап барган әлеге парларны хөрмәтләү, алып баручылар тарафыннан тормыш юлларына кыскача аңлатма бирү белән үрелеп барды.
Алтын туй - ул еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәт. Ярты гасыр бергә яшәү өчен ир белән хатынга күпме сабырлык, түземлек, зирәклек, өмет-ышаныч кирәк.
Яңгырап торган җыр-моң да кичәгә ямь өстенә ямь өстәде.
Матур, мәгънәле, йөрәкләргә үтеп кереп уйландыра торган кичә булды ул. Парлылар яшьләргә мөрәҗәгать итеп: "Илле ел бергә яшәгән өлкәннәрнең каршылыклар җилен җиңә барып, бер-берсенә таяныч булып гомер кичерә белүләре сезгә гыйбрәт һәм үрнәк булсын. Уртак хыялларыгыз чынга ашсын, сабырлык һәм түземлекне юлдаш итеп, сезгә дә менә шундый күркәм бәйрәмнәрегезне күрергә насыйп итсен", - диделәр.
Аларның балалары да әти-әниләре әйткән кебек: "Мин үземне бәхетле саныйм. Балалар, оныклар, туруннар яныбызда, алтын баганам - ирем, янәшәмдә - тиң парым. Без 50 ел бергә. Әмма шулкадәр яшәлмәгән дә кебек..." - дия алсыннар иде.
Гаилә кору һәм аның кайнар учагын еллар дәвамында саклап килү - зур бәхет. Бүгенге кичәдә яңгыраган 50 еллык гомер хатирәләрен, аның истәлекле ядкарьләрен бер биткә генә сыйдыру мөмкин түгел. Әлеге тарихларны барласаң, берничә томнан торган романнар язып булыр иде.
Әлбәттә, ярты гасыр гомерне мәхәббәт ныклыгы, тугрылык үлчи. Өлкәннәрнең чал чәчләре, маңгайларындагы тирән сырлары шул еллар кичерешләренең шаһитлары. Алтын туйга бергә килеп җитүчеләрнең дә кайгы-хәсрәт, төрле хәлләрдә калган очраклары шактый булгандыр. Әмма ике йөрәк боларның барсын да уртак итеп, тигез бүлеп күтәргән. Шуңа күрә дә аларга гаилә учагы җылысын саклап, гомер көзенә җитеп, бәхетле картлыкны икәүләп каршы алырга насыйп булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев