Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәла-каза килеп чыкмасын өчен

Календарьда февраль ае, һәм сулыклар боз белән капланган, шулай да аңа керү хәзерге вакытта да бәхетсезлек очрагына әйләнергә мөмкин.

(Тәтеш, 11 февраль, «Тәтеш таңнары»). “Авангард” гәҗите хә­бәрчеләре ТР буенча Россия ГТХМ КСДИ ДИнең Кама Тамагы инспекторлык участогы үзәге, дәүләт техник күзәтчелеге, ОСВОД хезмәткәрләре белән бергә рейдка чыкты һәм кышкы вакытларда сулыкларда бәла-казаларны булдырмас өчен эшләр алып барылуын үз күзләре белән күреп кайтты. 

Өреп кабартылган судноларда Идел киңлеге буйлап рейдка Кама Тамагыннан кузгалабыз: бозда йөрү өчен моңардан да яхшырак транспортны табып булмас­тыр. Чараның максаты – боз торышын тикшерү, үзйөрешле машиналарны файдалану өлкәсендә хокук бозуларны һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген профилактикалау, аеруча да куркыныч урыннарда бозның калынлыгын үлчәү. ГТХМ хезмәткәрләре карамагында заманча техника һәм җайланма, шуңа күрә тикшерелә торган урыннар навигатор экранында яхшы күренә. “Дәүләт техник күзәтчелеге һәм ­ОСВОД хезмәткәрләре белән бер­лектә атнага ике-өч тапкыр патрульгә чыгабыз, чөнки безнең хезмәтебез бер үк төрле диярлек. Безнең җаваплылыкка кергән зона сулыкларының учас­тогы зур: аның озынлыгы Кама Тамагы чикләреннән алып Югары Осланнан Тәтеш районы белән Ульяновск өлкәсе чикләренә кадәр”, – дип билгеләп үтә ТР буенча Россия ГТХМ КСДИ ДИнең Кама Тамагы инспекторлык участогы үзәге җитәкчесе ­Алексей Ананьев.
Тикшерүебез барышында боз астыннан балык тотарга яратучыларны очратабыз. Эш көне булуга карамастан, алар шактый күп, аеруча да Долгая Полянага якын урында. Дәүләт техник күзәтчелеге вәкиле Хәмит Гайнуллин техниканы тикшерә, әйтергә кирәк, алар төрлелеге белән гаҗәпкә калдыра: монда кыш айларында файдаланыр өчен үзгәртеп ясалган мотоцикллар, халыкта аларны “Шалтр” дип йөртәләр, кыйммәтле кар машиналары да бар. Ләкин барысына да таләпләр бер үк төрле. Хокук бозулар, бәхеткә, күп түгел, ә балыкчылар мондый чараларга аңлап карый. Техникаларның  документларын тикшерү барганда, Тәтеш районы сулыкларында коткару оешмасы рәисе Виталий Горбунов бозда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатучы белешмәлекләр тарата. Болгар кешеләре Евгений белән Фәрхәт – һәвәскәр балыкчылар, шуңа күрә теләсә нинди мөмкинлек чыгуга Иделгә, балык тотымы яхшы булуына өметләнеп, юл тоталар. “Баткан очраклар да булды, әмма кул астындагы әйберләр ярдәм итте һәм янәшәдә һәрчак кемдер бар иде. Бозга чыгу куркынычы булган очракларда балык тотарга төркемләп барабыз.

Профилактика кирәк, дип саныйбыз”, – диләр алар. КСДИ инспекторлык участогы үзәге хезмәткәрләренең вазифасы: боз торышын карап чыгу. Бозны тикшерү барышында алар тарафыннан берничә куркыныч  урын ачыкланды. Шулай итеп, кайбер җирләрдә бозда су җыелеп тора һәм зур ярыклар бар. Шуларның берсе янында бозның калынлыгы һәм кар капламы үлчәнде. Әлеге участок буйлап йөрү балыкчылар өчен куркыныч булырга мөмкин, аеруча да кар машиналарында, чөнки биредә бозның торышы тигез түгел һәм җылыткан вакытта эрергә мөмкин. Шуңа күрә, уяу булыгыз!

Без, журналистлар өчен Идел буйлап рейдка чыгу Тәтеш пристанендә тәмамлана, ә судно боз мендәрендә үз юлын дәвам итә. Бозда бәла килеп чыкмасын өчен юлчыларыбызның алда эшләре әле шактый күп.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев