Борынгыдан килгән гадәт, татарның каз өмәсе
Келәш авылында яшәүче Гөлчәчәк һәм Рәшит Галимовлар районыбызда иң беренчеләрдән булып каз өмәсе үткәрделәр.
(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Әлеге матур йола көннәр суыткач, җир өстенә ак кар яткач башланып китсә дә, быел ул беренче кар яуган көнгә туры килде. Келәштәге каз өмәсен күрү, берникадәр тәҗрибә туплау һәм гореф-гадәтләрнең үзенчәлеген үзләштерү өчен Казаннан “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, режиссер Алмаз Нургалиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Николаева, Тәтеш районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, Ульяновскийның, Тәтешнең татар милли-мәдәни үзәкләре, Яшел Үзән, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш районы һәм авылларының “Ак калфак” бүлеге вәкилләре җыелды.
Кунакларны Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән аның урынбасары Евгений Курков сәламләп, районда йолаларның сакланып килүендә аккалфаклыларның зур тырышлыгы барлыгын билгеләп үтеп, ихлас теләкләрен белдерде.
Өмә булган йорт капкасының һәркемгә ачык икәнлеген белдергәндәй, аңа “Бүген бездә каз өмәсе” дигән язу эленгән. Келәшлеләр һәркемне кунакчыл кабул итәргә яраталар. Бу юлы да алар гармунга кушылып матур җырлар, шигъри юллар белән сәламләп каршыладылар. Ә инде ишегалдына үткәч, икенче бер мохит. Анда бар да мәш килеп үз эшендә. Бакчада аеруча да җанлылык сизелә. Кемдер йөгерә-йөгерә су алып керә, зур казанда парларын тирә-якка бөркеп су кайный, ир-атлар казларны сугымга әзерләп, аларны уңган хуҗабикәләргә тапшыралар. Гармун моңына кушылган өмәчеләр җырлый-җырлый каз йолкырга әзерләнгәндә, берсе җәлт итеп май канаты ясар өчен каурыйларын йолкый һәм канатларын кисеп ала. Кайнар суга манып алынган казларның йоннарын Келәш уңганнары күз ачып йомганчы йолкып та куя, сөбханалла, куллары-кулга йокмый, күзләр генә тимәсен. Хатын-кызның берсе эч-башларын чистарта һәм мае да күп булуын әйтеп, мактау сүзләрен дә кызганмый. Ә инде ир-егетләр әзер түшкәләрне тиз генә ут өстендә йөртеп, “бала йоннарыннан” арындыралар. Шунысы игътибарга лаек, өйдә өлкән апалар белән балалар бергәләп “Май канаты” (таба төбен майлар өчен) ясыйлар. Шулай итеп алар яшь буынга әлеге йоланың бөтен нечкәлекләрен өйрәтеп, күрсәтеп калдыралар. Ә инде мамыгы – йомшак мендәрләр ясау өчен тотыла. Чөнки әле Галимовларның улларын күзле-башлы итәселәре, килен төшерәселәре бар.
– Ничә казыгыз бар иде? – дип кызыксынабыз йорт хуҗабикәсе Гөлчәчәк Галимовадан.
– Быел 20 каз бәбкәсе алып үстердек. Бик тиз өлгерделәр, ашату яхшы булгандыр инде, – дип елмая ул. – Салкыннар башлануын көтмәдек, урнаштырырга булдык. Ел да өмә үткәрәбез. Алай күңелле дә, тиз дә була.
Гаилә башлыгы Рәшит Галимов һәм аларның улы Рәмис тә барлык эштә дә үзләренең өлгерлекләрен күрсәтеп, йөгереп кенә йөриләр.
Каз өмәсенең иң күңелле мизгелләре килеп җитте. Өмәдәгеләр ишегалдында каз коймагы белән сыйлангач, хатын-кызлар көянтәгә парлап аскан казларны күтәреп күңелле җырлар белән Каш кизләвенә юл алды. Чишмәгә җитәрәк каз канатларын су юлына бара торган сукмак буйлап сибеп, “киләсе елда да хуҗабикәнең казлары күп булсын” дигән теләк белән түшкәләрне салкын суда чайкап юдылар. Шаян-көлкеле такмаклар белән дәвам иткән күмәк эш татар халкының “Агымсу”, “Зәлидә” һәм башка кызыклы уеннары белән кизләү буен гармун моңына күмде. Гаҗәеп күңелле күренеш! Авыл кешеләре тезелешеп хуҗа йортына кайтты. Өмәдәгеләрне анда хуҗабикә әзерләгән мул табын көтеп тора иде. Өмәнең матур гадәте буенча һәркем сый-нигъмәтле табында каз боткасы, телең йотарлык тәмле ризыклар белән сыйланды, өмәдән алган кичерешләре хакында аралашты.
Шушы ук көнне Келәш мәдәният йортында узган киңәшмәдә Рима Сафиуллова райондагы “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге, гореф-гадәтләребезне яктырту максатыннан үткәрелгән чаралар хакында бәян итте.
Кадрия Идрисова “Ана хакы” темасына багышланган чыгышында ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр, әдәп-әхлак тәрбиясе хакында сөйләп, төрле илләрдә яшәүче татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында гыйбрәтле һәм үтемле мисаллар китерде.
Соңыннан район кешеләре мәдәни күңел ачу үзәгендә режиссер Алмаз Нургалиев тарафыннан төшерелгән, Казанда халыкара мөселман кинофестивалендә җиңү яулаган татар телендәге “Җиде утрау арасында” дип исемләнгән фильмны карадылар һәм аннан алган тәэсирләре, фикерләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев