Боз калынлыгын тикшерделәр, хокук бозучыларны ачыкладылар
Без кече суднолар дәүләт инспекциясе, дәүләт техник күзәтчелеге, контроль, күзәтчелек һәм биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт инспекторы хезмәткәрләре белән хокук бозучыларны ачыклау һәм балыкчыларга яз көне куркынычлылык тудыручы бозда саклану кирәклеге турында искәртү өчен рейдка барабыз.
(Тәтеш, 1 апрель, “Тәтеш таңнары”). Акрынлап яз якынлаша, тиздән боз да кузгала башлар, шулай да Иделдә эш көннәрендә дә балык тотарга яратучыларның исәп-хисабын санап бетерерлек түгел.
Без кече суднолар дәүләт инспекциясе, дәүләт техник күзәтчелеге, контроль, күзәтчелек һәм биологик ресурсларны саклау буенча дәүләт инспекторы хезмәткәрләре белән хокук бозучыларны ачыклау һәм балыкчыларга яз көне куркынычлылык тудыручы бозда саклану кирәклеге турында искәртү өчен рейдка барабыз.
Әле ярыклар һәм чокырлар хасил булмаган Идел буйлап, өреп кабартылган суднода юлга кузгалабыз. Әмма боз буйлап җәяү яки махсус (кайчагында үзләре ясаган) техникада йөргән балыкчылар өчен ул хәвефле дә булырга мөмкин.
– Безнең чараның максаты – бозның торышын мониторинглау, балыкчылык һәм үзйөрешле машиналарны файдалану өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау. Искә төшерәм, язгы боз бик мәкерле. Көннәр җылыну белән аның калынлыгы тиз арада юкара, ярылу ихтималы арта. Бозга чыкканда балыкчыларга һәрчак коткару әйберләре алырга, бозның торышын күзәтеп торырга, җылыткан вакытта ялгызың гына бозга кермәскә кирәк, – дип билгеләп үтә Кама Тамагының кече суднолар дәүләт инспекциясенең инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев. – Ата-аналар үз балаларына игътибарлы булырга, аларның бозга кермәвен күзәтергә тиешләр.
Без аралашкан балыкчылар арасында Тәтеш, Буа, Ульяновски кешеләре дә бар. Транспортны һәм балык тотуны тикшерүгә күпләр аңлап карады. Тәтешле Владимир балык тоту белән балачактан ук шөгыльләнә икән.
– Иминлекне һәрчак кайгыртам, гомер кадерле. Балык тотарга баргач минем белән бәхетсезлек очраклары булганы юк. Бозга чыгарга ярамаганда – чыкмыйм. Һәркемгә дә шулай эшләргә, үзләрен куркыныч астына куймаска киңәш итәм. Үзем белән һәрвакыт бау һәм башка коткару әйберләре йөртәм, – дип сөйли ул.
Балыкчыларның берсе безне күргәч, үзйөрешле транспортында урыныннан кузгалып каршы яктагы ярга таба җилдерде. Без артыннан китәбез, әмма ир-егетне куып җитеп булмады. Аның нәрсә яшерергә теләвен: балыкны законсыз тотуынмы яки теркәлмәгән транспортнымы икәнлеген бары тик фаразлыйсы гына кала. Ә бәлки анысын да, монысындадыр.
Тикшерү барышында Ульяновскида яшәүчеләрне очратабыз. Аларның берсе биш зур судак тоткан, әмма тыелган – озынлыгы 40 сантиметрдан кечерәк булган балык та бар. Аның өчен штраф салу каралган, шуңа күрә биологик ресурсларны контрольдә тоту, күзәтчелек һәм саклау буенча дәүләт инспекторы Илнур Гыйбадуллин беркетмә рәсмиләштерә.
– Хокук бозу очраклары уртак рейд барышында ачыкланды, һәм тыелган зурлыктагы балык (судак) тоткан өчен ике беркетмә тутырылды. Балык сулыкка җибәрелде. Тыелган зурлыктагы балык тоткан өчен штраф саллы, ике меңнән биш мең сумга кадәр, ә 40 сантиметрдан кечерәк булган һәрбер судак өчен 3305 сум, – ди ул.
ТР буенча Баш дәүләт идарәсенең техник күзәтчелек инженеры-инспекторы Сергей Балантаев тарафыннан 15кә якын үзйөрешле техника тикшерелде, бишесенең файдалану хокукын бозуы ачыкланды.
– Кар машиналарында йөрүчеләрнең тракторчы-машинист таныклыгын, транспортның техник торышын, техник карау узу турындагы таныклыкны һәм теркәү документларын тикшердек. Биш карар чыгарылды, – дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев