Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Браконьерлар йокламый

25 апрельдән Татарстанда “Уылдык чәчү-2023” комплекслы оператив-профилактик операциясе старт алды.

(Тәтеш, 29 май, “Тәтеш таңнары”). Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре буенча, агымдагы елда Татарстан өчен тыю вакыты 
5 июньгә кадәр билгеләнгән.

Без, журналистлар, еш кы­на ТР Биоресурслар буенча дәү­ләт комитетының районара бү­леге хезмәткәрләренең эшен күзәтәбез, алар даими рәвештә хокук бозучыларны ачыклау буенча чаралар үткәрәләр.

Чираттагы рейдка эш кө­нендә барабыз. “Долгая Поляна” табигый тыюлыгы начальнигы Евгений Савельев һәм аның хезмәткәре Виталий Китаев белән бергә машинада асфальт юл буйлап хәрәкәт итәбез, Долгая Полянаны узабыз һәм, бер-ике километр үткәч, уңга борылып, гади юлга чыгабыз. Нәкъ менә ул Тәтеш һәм Кама Тамагы районын икегә бүлеп тора һәм табигый тыюлыкның чиген күрсәтә. Чокырлы-чакырлы юл куркыта, ләкин безнең илдә эшләнгән бөтен җирдә йөри ала торган машинага ул куркыныч түгел. Тыюлык хезмәткәрләре тыюлык зонасы һәм сирәк үсүче үсемлекләр турында сөйли-сөйли барганда, Идел ярына килеп җиткәнебезне сизмичә дә калдык. Биредә аның күренеше чын-чынлап әкияттәгечә ачыла: зур елга гүя язгы кояш нурында йок­лый. Аның тынычлыгын бозып, безнең башка юлдашчыларыбыз – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы, Татарстан Рес­публикасы буенча су биоресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм сак­лау бүлеге хезмәткәрләре һәм Тәтеш районының баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов та килеп җитте. Аның максаты – һәлак булган  акчарлак­ларны табу, чөнки күрше Удмуртия һәм Марий-Эл респуб­ликаларында кош гриппы ачыкланган. ГТХМ үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьевның бурычы – кече судноларны күзәтү.

– Бүген җиде кече судно тикшерелде, ике судно йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Төп хокук бозулар – коткару жилетлары булмау һәм пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итмәү, – дип билгеләп үтә ул. 

Көймәләрнең берсендә үз урыннарыбызны алганнан соң, законсыз куелган ятьмәләрне эзләргә китәбез. “Уылдык чәчү” операциясе башлана.
Ярдан аз гына ераклыкта – беренче табыш. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының МРО начальнигы Сергей Кириллов хез­мәт­кәрләре белән бергә Пуш­кинның балыкчы һәм балык турындагы әкиятендәге кебек ятьмәне тарта башлый. Кояш яктысында су өстендә судаклар һәм корбан балыгы күренә. Аларга бәхет елмайды, ятьмә җепләреннән арындырып, алар суга җибәрелде. 

– Кичә кич кенә рейдка чыктык, шушы урында ук өч ятьмә алдык. Аларны кайчан гына куярга өлгерәләрдер, – дип зарлана Сергей Анатольевич.

Ниндидер ярты сәгать эчендә “Уылдык чәчү” опера­циясендә катнашучылар ике браконьер ятьмәсен таптылар. Ә алга таба барысы да көйләнгән план буенча: мәҗбүри процедура – ятьмә табылган урынны күрсәтеп, акт төзү, аны елга тирәнлегеннән күтәрү һәм пломбалау. Һәм инде соңыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына “җинаять коралларын” ­тапшыру.

Кешеләр уылдык чәчүгә бәйле рәвештә тыюга карамас­тан, аны бозалар, ятьмәләр­не төнлә куеп чыгалар. Браконь­ерлар йокламый, – дип йомгак­лый сүзен Сергей Кириллов. 

Үз бурычыбызны үтәп, ярга чыгабыз: балыклар коткарылды, ятьмәләр юкка чыгарылачак. Һәм чакрымнарга сузылган урман юлларын үтеп, машина безне әкренләп тауга күтәрә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев