Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Булачак уңышны өстәмә тукландыру бара

Тәтеш районы аграрийлары көзге иген культураларына һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү белән шөгыльләнә.

(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”). Алдагы көннәрдә район буенча 17 329 гектар мәйданда көзге игеннәр һәм 6769,6 гектарда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылачак. 30 мартка 8970 гектар өстәмә ­тукландырылган. 

– Кыр эшләре нәкъ тә язгы ашламаларны кертүдән башлана да инде. Әлеге чара бөр­теклеләрнең башлангыч үсеш этапларында уңышны арттыру һәм сыйфатын яхшырту өчен бик нәтиҗәле. Бу агро­алым язгы үсеш яңадан башланып китәр алдыннан үткәрелә, моны туңган туфракка эшләсәң яхшырак.   

Әгәр инде беренче өстәмә тукландыру вакытына со­ңарсаң, бу башакның кыска булуына һәм продукция бирә торган сабакларның күләме кимүгә китерә. Тегесе дә, монысы да уңдырышлылыкны киметүгә сәбәпче булып тора, шуңа күрә безнең аграрийларга вакытны кулдан ычкындырмау һәм бу эшләрне кирәкле агротехник вакытларда башкару өчен бар көчне кую зарур, – дип басым ясады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек ­Садриев. 

Әлеге эшне “Колос” һәм “Бакырчы” авыл хуҗа­лыгы пред­приятиеләре беренче­ләрдән булып башладылар һәм инде төгәлләделәр. 

– Көзге бодайны өстәмә тукландыру өчен без инде берничә елдан бирле авиация ярдәменә таянабыз. Самолеттан ашлама кертү эшне тизләтә, әлбәттә.  Кичә көзге бодайны өстәмә тукландыруны тәмамладык. Гектарга 200 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы керттек. Җылытты, шуңа күрә ашламаланган чәчүлекләр бик тиз үсеп китәчәк. Күпьеллык үләннәрне җир өсте техникасы ярдәмендә өстәмә тукландырдык, – дип сөйләде “Бакырчы” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров.

“Маяк”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Нур”, “Агро-Союз”, “Агроил”, “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында җир өсте техникалары эшли. 10 техника эшкә җигелгән. Туфрак әзер булуга ук башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кыр эшләренә керешәчәк.      
Техниканы яңарту белән хәлләр хәзерге вакытта ничек кенә катлаулы булмасын, аграрийлар үзләренең машина-трактор паркларын тулыландырырга ­тырышалар. Мисалга, шушы араларда “Со­дружество” һәм “Агро-Союз”га яңа пневмоходлар кайтарылган, аны механизаторлар минераль ашламалар кертү өчен кулланалар инде.   

Үсемлекчеләр шулай ук алда торган чәчүгә чәчүлек материал әзерләүне кайгыртканнар, “Содружество” һәм “Татарстан” чәчүлекләрне инкрустацияләү эшен алып бара.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев