Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Көн темасы

Бурыч – яшь малларның сакланышын тәэмин итәргә

Терлекчелек буенча район киңәшмәсе "Р. М. Заһидуллин" КФХ базасында узды.

Хуҗалык урнашкан Никифоровка кайчандыр зур һәм чәчәк атучы авыл булган. Екатерина Икенче килә дип аңа таш юл салганнар, тик менә ­Русия патшабикәсе биредә бул­ганмы, анысы төгәл билгеле түгел. Тагын шунысы белән дә атаклы, ул ялкынлы революционер Вера Фигнерның туган җире.
Вакытлар узу белән юл ватылып беткән, кеше­ләр киткәннәр, корылма­лар кыйшайганнар. Әмма соңгы биш-алты елда, биредә Рифхать Заһидуллин үз хуҗалыгын оештыргач, авылда кирпеч йортлар калкып чыккан, кешеләр эшле булганнар. КФХда өч терлекчелек объекты, малларны чыгарып йөртү өчен мәйданчык, трактор паркы төзелгән.
Кунакчыл хуҗа киңәшмә­дә катнашучыларны зур бер тимер ангарга чакыр­ды, анда тереләй авыр­лыклары 300әр килограммга җиткән 97 бозау симертелә. Биредә бәйләмичә асрау кулланыла. Иркен бинаны икегә бүлү планлаштырылган: симертү өстәле һәм ял урыны булдыру.
Шундый икенче ангарга терлекләр өчен бөртек фуражы салынган.
Тышкы иркен мәйданчык­та атлар йөриләр, хуҗалыкта алар 54. Маллар өчен барсы да бар, конюшня һәм әвеслекләр төзелгән, утлыкларда пе­чән җитәрлек, эчергечтә - су.
Эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшыртуга да игътибар бирелә: ике катлы бина салынган, беренчесендә станоклары булган җылы ремонт мастерское урнашачак, икенчесендә - админис­тратив бина. Ныклы ху­җаның былтыргы эш күрсәткечләре үзеннән-үзе сөйли: 1335 тонна ашлык җыеп алынган, 831 тонна­сы сатылган; шикәр чөгендере - 6027 тонна; 19 тонна ит җитештерелгән, 12 тоннасы сатылган. Акча кереме 24 миллион 680 мең сум тәшкил иткән, чиста табыш - 8 миллион сум.
Киңәшмәнең теоретик өлеше авыл мәдәният йортында узды, шуны да әйтергә кирәк, ул Рифхать Заһидуллинның ак­тив булышлыгын нигезен­дә төзелгән.
Терлекчелек буенча авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Ирек Еремеев киңәшмә­дә катнашучыларга гыйн­вар нәтиҗәләрен җиткерде.
Аның хезмәттәше Николай Кудряшов язгы кыр эшләренә әзерлек бары­шы белән таныштырып, шикәр чөгендере, бөртек өчен кукуруз, люцерна һәм көнбагыш орлыкларын алдан ук әзерләп куярга кушты.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов киңәш­мәгә йомгак ясады. "Яңа туган яшь малларның сак­ланы­шын тәэмин итегез, терлекләрне ашату һәм асрау технологиясен ях­шыртыгыз", - дип таләп итте ул белгечләрдән. Шулай ук җитәкчеләрне машина-трактор паркларын яңартуга, орлыклар сатып алуга һәм хуҗалыкның башка ихтыяҗларына кредитларны актив рәсмиләштерергә чакырды. Чәчү өчен минераль ашламаларны да җитәрлек күләмдә сатып алырга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев