Долгая Полянада ачык һавада спектакль булды
“Утарның мәдәни мохите: ишегалдыннан салонга кадәр” дигән чаралар комплексы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының “Халыкара мәдәни үзәкләр” иҗади проектын гамәлгә ашыру кысаларында Долгая Полянадагы утарда Россиянең театр җәмәгатьчелеге вәкилләре булдылар.
(Тәтеш, 10 сентябрь, Тәтеш таңнары).
Иҗат кешеләре Долгая Полянага гүзәл табигать күренеше һәм дворяннарның гаилә учагы яшәгән урыннар белән хозурландылар һәм биредә, ачык һавада, “Терентьев” театр төркеме башкаруында “Тере Маяковский” спектакле дә булды.
Башкала артистлары ярдәмендә тамашачылар узган гасырның 50нче елларын күздән кичереп, шагыйрь Владимир Маяковский гомерендәге соңгы минутлар турында белделәр.
– Тәтеш тагын да киң танылу ала бара. Медиа затлар, Россиядәге һәм чит илләрдәге атказанган мәдәният эшлеклеләре – безнең музей-мәдәни мәйданчыкларның кунаклары һәм катнашучылары. Аларның барысы да шәһәребезгә гашыйклар, тарихыбыз һәм кешеләребез белән сокланалар. Молоствовларның үзенчәлекле утары үзенең торышын үзгәртеп тора. Моңа экскурсияләр генә түгел, ә әдәби-музыкаль мәйданчыклар, төрле кичәләр, хәзер инде искиткеч табигать һәм архитектура күренешендә куела торган театр премьералары да керә. Сентябрь аенда кыска метражлы “Люмьерлар” фильмын төшерү планлаштырыла, – дип уртаклашты Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев