Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Дуслык җепләрен ныгыттылар

Районыбызның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Кайбычта узган “Кичке уен”да катнашты.

Бәйрәм Галия Кайбицкая музее ­янындагы мәйданнан милли кием­ле татар баянчылары, фольклор һәм вокаль коллективларның матур җырлары астында башланып китте.

Милли киемнәр кигән халык татар көйләрен сузып, урам буйлап атлады. Ул да түгел аларны рус халык фольклор коллективлары каршы алды. Бергәләп җырлап-биеп алгач, татар баянчылары һәм җырчылары матур көйләр белән алга таба юлын дәвам итте. Үзәк урамнан килүче татар һәм рус коллективларына чуваш халык фольклор ансамбльләре кушылды. ­Урамнарны күмәкләшеп башкарыл­ган җыр-биюләр ямь­лән­дерде. Чираттагы тукталышта аларны Дагыс­тан һәм керәшен фольк­лор коллективлары каршы алды. Аннары төрле милләтләр бергәләп, рәт-рәт булып тезелеп, татар баянчылары уйнаган көйләргә җырлап, Сабан туе мәйданына атлады. Биредә бәйрәм ачылышында берьюлы берничә милләтнең ­кара-каршы басып җырлап-биеп, әй­лән-бәйлән уеннары күрсәтелде. 

– Тәтеш районы ак­кал­факлары “Кичке уен”да ел саен диярлек кат­на­ша. Быел да аның гаҗәеп тамашасын карап хозурландык. Биредә төрле милләтләр бер булып, үзләренең гореф-гадәтләрен, ­йолаларын, элекке тормыш-көн­күрешләрен тагын бер кат искә төшереп, яшь буынга мирас итеп калдыру үрнәген күрсәтте. Андагы милли киемнәр матурлыгы белән җәлеп ит­сә, ә җыр-көйләр мәгъ­нәле дә, йөрәкләрне куз­­­га­тыр­­лык та булды. Төрле күңелле уеннарда катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Тәтешлеләр кайда барсалар да сынат­мыйлар, һәр җирдә үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Бу юлы да шулай булды. Матур итеп ял итеп, кайбычлылар белән дуслык җепләрен тагын да ныгытып кайттык, – дип уртак­лашты районыбызның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима ­Сафиуллова.  

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гасырлар дәва­­мында аралашып яшәүче милләтләрнең элек-элек­тән сак­ланып килгән үз йола-уеннары, иҗат осталыклары булуын бил­геләп үтеп, районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый оеш­масы­на дип­лом белән чәчәк гөлләмәсе тапшыр­ды. 
“Кичке уен”да самавыр кабызу ­буенча кызыклы ярыш та үткә­релде. Анда да безнекеләр берен­че­ләр сафында булуга ирештеләр. 
Афәрин, дия­се генә кала.  

Бәйрәм сыйсыз булмый, үзәк мәйданнан чит­тәрәк коймаклар чыжлап пеште, чәй табыннары корылган иде. Биредә һәркемне ачык йөз, тәмле нигъмәтләр белән сыйладылар кайбычлылар. 

“Кичке уен” күңелле җырлар, халык бию­­ләре белән үрелеп барды. Районыбызның “Иделкәй” ансамбле дә үзенең матур җырлары белән ­сокландырды һәм тама­шачы мәхәббәтен яулады.  

фотоны Рамилә Хәйбуллина тәкдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев