Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эчке хезмәтләр майоры

12 март – Җинаять-башкарма системасы хезмәткәре көне.

(Тәтеш, 12 март, “Тәтеш таңнары”).

Хөкем ителүчеләр белән эшләү безнең өчен бары тик ир-егетләр көченнән генә киләдер ­кебек ­тоела, әмма ­Россия ҖҮФХның ТР буенча идарәсендәге Буа муниципальара филиалының ҖБИ начальнигы урынбасары, эчке хезмәтләр майоры Елена Михайлова моның болай түгеллегенә ачыктан-ачык дәлил ­булып тора.  

Март аенда тамган тамчылар тавышы астында бинаның керү ишеген ачам, Елена Марат кызының бүлмәсе кайда икәнлеген фаразларга керешәм: бас­кычтан өскә күтәрелергәме яки аның буйлап аска төшәргәме. Шулчак яшь ир-ат миңа ярдәмгә килә, ул елмаеп тиешле урынга озатып куярга тәкъдим итә. Ул да мин барган бүлмәгә бил­геләнеп ­чыгарга килә икән.   
Михаил – аралашучан егет, кибеттән исерек килеш әйбер урлаганы өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән. Башка мондый нәрсә кабатланмаячак дип ышандыра, шулай да аңа хәзер ҖҮФХИ хез­мәткәрләренә ике ел дәва­мында атнага ике тапкыр билгеләнергә йөрергә кирәк.  

– Аның эше кирәкле, җинаять кылган гражданнарны тикшереп тору зарур. Ул үзенең вазифасын яхшы башкара. Безне тормыш юлына юнәлтә, – дип тасвирлый Елена Марат кызын Михаил.   

Эш көненең иң кызган чагы: эчке хезмәтләр май­орының өстәлендә үз кара­магындагыларның шәх­си эшләре тора. Алар­ның һәркайсы турында ул барысын да белә.    

Хатын-кызлар нигә җи­наять-башкарма системасы органына эшләргә барамы? Барысы да үзенчә бер төрле, әлбәттә. Елена Марат кызы һөнәр сайлауны мәктәптә һөнәри юнәлеш әңгәмәсеннән соң билгеләгән.

– Мин Тәтештәге 2нче урта мәктәптә укыдым. Бервакыт безгә Казаннан ҖҮФХИ хез­мәткәрләре килде. Алар уку турында шундый кызыксындыргыч итеп сөйләделәр, мин Воронеждагы Россия ҖҮФХИ  институтына укырга керергә булдым. Уку бөтенләй түләүсез иде. Егетләр казармада яшәделәр, ә менә безнең, кызларның, керү ирекле иде. Мин тулай торактагы бер бүл­мәдә тордым, Тәтешкә елга бер тапкыр гына кайта идем. Уку вакытында барысы да армиядәгечә кырыс булды: нарядка йөрдек, палаткаларда яшәгән чаклар булгалады. Укуы бик кызык­лы иде, – дип искә төшерә Елена Марат кызы.   
Институтны ул кызыл дип­ломга тәмамлаган. Казандагы балалар коло­ниясендә эш тәкъдим иткән­нәр: кадрлар бүлегенә яисә отряд начальнигы булып. Ул икенчесен сайлаган. 

– Яшүсмерләр белән карантин бүлегендә эшләдем. Яңадан килгән ­балаларны башта карантин ­зонасы­на урнаштырдык, анда алар ике атна тордылар. Без аларга колониядәге тәр­типне һәм яшәү шартларын сөйләдек, җайлашып китәргә ярдәм иттек. Яшермим, кайчакларда балалар миңа бик тә кызганыч була иде, – ди Елена Марат кызы.

2018 елда Тәтештә, ҖҮФХИ бүлегендә, эш урыны барлыкка килгән. Ул вакытка колонияне япканнар, шуңа күрә Елена Марат кызы озак та уйлап тормыйча, кече ватанына кайткан.    

Ул хөкем ителүчеләрне эшкә урнаштыру проблемасы әле дүрт ел элек кенә кискен тора иде, дип искә төшерә. Район җитәкчелеге тырышлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр белән үза­ра элемтәне җайга сала алу мөмкин булган. Хә­зерге вакытта исәптә то­ручыларның барысы да диярлек эшкә урнаша. 

– Кешеләр кабат җи­на­­ять­ләр кылмасын өчен нәрсә эшләргәме? Җәм­­гыять башкачага әйлә­нергә, кешеләр бер-берсен күбрәк хөрмәт итәргә, балалар белән күбрәк шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм, – дигән фикере белән уртаклаша Елена Марат кызы.  
Ул үз карамагында­гы­лар­ның кабат җи­на­ятьләр кылмавын иң мөһим бурычы дип бил­геләп үтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев