Элек хөкем ителгәннәргә эшкә урнашырга ярдәм итәләр
Тәтеш районында Россия җәзаларны үтәүне күзәтү инспекциясе федераль хезмәте идарәсенең ТР буенча Буа МФ ФКУ базасында пробация хезмәте эшли.
– 2025 елдан постпенитенциар пробациягә (җинаять-башкарма системасы учреждениеләреннән азат ителгән гражданнарга ярдәм күрсәтү. – Автор искәрмәсе.) кагылышлы нигезләмәләр законлы көченә керде. 2025 елның узган чорында җинаять-башкарма инспекциясе филиалында исәптә торучы һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затлар да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, – дип билгеләп үтә учреждение начальнигы урынбасары, эчке хезмәт майоры Елена Михайлова. – Мәсәлән, 1976 елда туган Тәтеш кешесе 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Иректән мәхрүм итү урыннарында булганда ул “Россия Федерациясендә пробация турында”гы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында эшкә урнашуга ярдәм күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать итте.
Җинаять-башкарма инспекциясе һәм ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә хөкем ителүчегә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән кайбер чаралар үткәргәннәр. Ресоциализация, социаль җайлашу һәм социаль реабилитация индивидуаль программасы пунктларын уңышлы үтәү барышында хөкем ителүче кирәкле ярдәм алган.
– Тагын бер мисал. 1950 елгы Тәтеш кешесе шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгәннән соң авыр тормыш хәлендә калган, авыру сәбәпле, тулысынча хәрәкәтләнеп йөрү мөмкинлеген югалткан. Хөкем ителүче җинаять-башкарма инспекциясенә тормыш эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдә, медицина тернәкләндерүе тәкъдим итүдә, төгәл итеп әйткәндә, култык таяклары бирүдә ярдәм күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Җинаять-башкарма инспекциянең халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белән тыгыз хезмәттәшлегендә ресоциализация, социаль адаптация һәм социаль реабилитация индивидуаль программасы пунктларын уңышлы үтәү барышында хөкем ителүчегә кыска вакыт эчендә түләүсез нигездә култык таяклары һәм беренчел кирәкле гигиена әйберләре тапшырылды, – ди Елена Марат кызы. – 2025 елдан кирәкле социаль, психологик һәм юридик ярдәм алу өчен төрле инстанцияләргә баруга вакыт сарыф итү таләп ителми. Апробация кысаларында ярдәм күрсәтүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн бирергә мөмкин.
Авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча уртак эш дәвам иттерелер һәм ул уңай нәтиҗәләр китерер дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев