Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Эшнең нәтиҗәсе күренгәндә

Бидәңге авыл җирлеге – Тәтештән иң ерак урнашкан авылларның берсе.

(Тәтеш, 26 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Аның составына бүгенге көндә чагыштырмача шактый зур авыл Татар Бидәңгесе керә. Беренчесе, бай тарихлы торак пунктка кергәндә (архив мәгълүматлары буенча, ул 1966 елдан да соң барлыкка килмәгән) – ике катлы гомуми белем бирү мәктәбе каршы ала, биредә 30 бала укый. 

 

Рамил Хөсәенов (рәсемдә) 6 ел дәвамында Бидәңге авыл җирлеге башлыгы булып тора. Ул, Татар Бидәңгесендә туып-үскәнгә күрә, авыл кешеләренең һәр проб­лемасы белән таныш. 
“Безнең җирлектә 300 кеше яши, аларның 225е – 18 яшьтән өлкәннәр. Мәктәп эшли, анда 10 урынга исәп­ләнгән мәктәпкәчә белем бирү төркеме дә урнашкан. Мәдәният йорты да эшли, яңа ФАП төзелде. Эшкә ярак­лы авыл кешеләренең төп өлеше “Волга”, “Р. Г. Сафиуллова” авыл хуҗалык­ларында хезмәт итә, күбесе шәхси хуҗалык­ларында терлекләр үр­четү белән шөгыльләнә. 

Быел үзара салым прог­раммасы буенча 200 мең сум акча җыелды, субсидияләү белән ул миллион сум булды. Әгәр үткән елда үзара салым прог­раммасында авылның 70 процент кешесе катнашкан булса, быел – 92 процент. Бу авыл кешеләре безнең уртак эшләрнең нәтиҗәсен күрә дигәнне дәлилли”, – дип сөйли Рамил Минвәли улы. – Бу акчаларны нәрсәгә сарыф итү турындагы карарны гражданнар җыенында кабул иттек. Күбесе авыл эчендәге юлларны яхшыртуга тотарга дигән тавыш бирде, шуңа күрә 750 мең сумы  Ленин һәм Карл Маркс  урамнарында вак таш җәюгә юнәлтелде. Тагын 200 мең сумы авыл зиратын тотып алу эшләрен төгәлләүгә һәм анда эш кирәк-ярак­ларын  саклау өчен бина төзүгә сарыф ителде. Калган суммага видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылды.  Планда – авыл эчендәге юлларны яхшырту, чишмәне ­төзекләндерү”.

Җирлек башлыгына авыл  халкы, мәктәп коллективы, медицина хезмәткәре бик зур ярдәм күрсәтә. Майның беренче көнендә зиратта өмәләр оештыру матур га­дәткә кергән. Анда авыл кешеләре генә түгел, Татар Бидәңгесендә туып, хәзерге вакытта Тәтеш районыннан читтә яшәүчеләр дә ­катнашалар. 

Рамил Минвәли улы сүз­ләренчә, мак­сатчан грант акчасына авыл урамнарын һәм юл кырыйларын чабу һәм аларны кардан чистарту өчен  яңа трактор сатып алу ­– быелның иң мө­һим вакыйгасы булган.

Төзекләндерү буенча эшләрнең шактый булуын җитәкче яшерми, җирлек халкы ышанычы һәм ярдәмендә барысы да чишелеш таба. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев