Эт хуҗаларына штраф салырга мөмкиннәр
Тешләүләр факты буенча 2022 елда Тәтеш үзәк район хастаханәсенә 15 кеше мөрәҗәгать иткән.
(Тәтеш, 26 февраль, “Тәтеш таңнары”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә агымдагы ел башыннан гына да сукбай яки хуҗалары булып та иректә йөрүче этләр белән бәйле биш мөрәҗәгать кергән, этләрнең тешләргә ташлануы турында өч гариза тапшырылган. Тешләүләр факты буенча 2022 елда Тәтеш үзәк район хастаханәсенә 15 кеше мөрәҗәгать иткән.
Районыбызда яшәүчеләргә йөзенче, хәтта ки меңенче тапкыр исләренә төшерәсе килә: үзебезнең йорт хуҗалыгында асраган җан ияләре өчен без җаваплы! Социаль челтәрләрдә көчекләр һәм песи балаларын киң күңелле кешеләр кулына бирәбез дип язылган тәкъдимнәрне еш күрергә мөмкин. Ә инде дүрт аяклы дусларны асрау мөмкинлекләре булмаганда, аларны еш кына урамга чыгарып җибәрәләр. Эчке сиземләү белән идарә иткән этләрне контрольдә тоту авыр.
Хөрмәтле хуҗалар! Без бит инде таш гасырда яшәмибез ләбаса, хәзерге вакытта стерилизация ясату дигән хезмәтләр эшли!
Хуҗалары булган этләрнең дә кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янау очраклары була.
– Күп фатирлы йортларда һәм шәхси йортларда яшәүче эт асраучылар ниндидер сәбәпләр аркасында халыкны да, законны да хөрмәт итәргә теләмиләр. Тәтешлеләр өйдән чыкканда яки эштән кайтканда кайбер урамнарда этләр йөрүен белеп, аннан читләтеп, урап узалар, ә кайвакытларда этләр өере өреп кенә калмыйча, кешеләргә ташланалар да. Исегезгә төшерәбез, этләрне урамда бау белән һәм борынчык кигертеп кенә йөртү зарур, этләрнең хуҗалары тирә-юньдәгеләрнең иминлеген булдыруга тиешле чаралар күрергә тиеш! Гражданнарның “тыныч эт” дип әйтүләрендә бернинди ышаныч та юк. Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының закондагы 3.7нче маддәсендә “Этләрне урамда йөртү тәртибен бозу” этләрне урамда, паркларда, скверларда, барлык төр җәмәгать транспортында һәм башка җәмәгать урыннарында йөртү, шулай ук аларны җәмәгать урыннарында караучысыз калдыру өч йөз сумнан бер мең сумга кадәр административ штраф салуны күз уңында тота, – дип аңлата Тәтеш районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең баш белгече-җаваплы секретаре Юлия Долинина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев