Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлнара Кирилина: “Сыйфатлы белем алу өчен безнең районда барлык шартлар да бар”

Тәтеш районы педагоглары узган уку елына нәтиҗә ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

(Тәтеш, 2 сентябрь, "Тәтеш таннары"). Узган атнада Тәтеш­тә, Белем көне җитәрәк, районыбыздагы мәга­риф хезмәткәрләре­нең традицион август ­ки­ңәш­мәсе булды.

“Заманча мәгариф һәм тәрбия: актуаль мәсьәләләр, казанышлар һәм инновацияләр” темасына узган киңәш­мәдә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы­ның милли мәгариф бүлеге ­начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина ­катнашты. 
Чара башланыр алдыннан кунаклар район мәдәният йорты бинасы фойесында мәгариф учреждениеләренең казанышларын яктырткан күргәзмәне карадылар.
– Район күләмендәге педагогия киңәшмәсенең  максаты – бүгенге көн­дә мәгарифтә барган яңарышларга игътибарны җәлеп итү, – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Район башкарма коми­те­тының мәгариф бүлеге начальнигы Гөл­нара Кирилина үзе­нең “Төп стратегик юнә­лешләр контекстында муниципаль мәгариф һәм тәрбия системасын үстерү: казанышлар, проблемалар, перспективалар” темасына ясаган докладында узган уку елы нәтиҗәләре турында сөйләде, БДИ һәм ГДИ нәтиҗәләренә басым ясады, белем бирү учреждениеләренең уку елы башлануга әзерлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бүлеп бирде. 


–     Сыйфатлы белем алу өчен районыбызда бүгенге көндә барлык шартлар да бар: уку программалары камилләштерелә, заманча мәгълүмати техно­логияләр кертелә, матди-техник база яхшыра. “Мәгариф” илкүләм проектының “Хәзерге заман мәктәбе” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында республикада да, безнең районда да белем бирү учреждениеләрендә укучыларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр булдыру өчен “Үсеш ноктасы” үзәкләре ярдәмендә матди-техник базаны яңарту бара, – дип белдерде Гөлнара Фәрит кызы. 

Киңәшмә кысаларын­да Алабирде урта мәк­тәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Гарифуллина, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең татар теле укытучысы Сәлимә Арсланова, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илнур Җамалетдинов һәм “Башаккай” балалар бакчасы мөдире Ольга Похлебкина доклад белән чыгыш ясадылар.

– Райондагы белем бирү оешмаларында туган телләргә зур игътибар бүлеп бирелүе сөендерә. Минем фикеремчә дөрес басым ясала, һәм туган телләрне барыннан да бигрәк гаиләдә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрдә өй­рәнергә кирәк. Югары уку йортларында Тәтеш балалары күп укый, профильле белем алгач, алар районга кайтсыннар һәм биредә эшләсеннәр дип телисе килә. Укытучы – җәм­гыятьтә иң мөһим һөнәр. Нәкъ тә менә сез ке­ше формалаштырасыз, бала күңеленә сез төшенчәләр һәм принциплар кертәсез, сез җәмгыятьне булдырасыз, – дип мөрәҗәгать итте КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов ­педагогларга.

ТР Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина Татарстанның мәгариф тармагы казанышлары, аның киләчәк үсеш перс­пективалары турында сөйләде. 

– Яңа уку елында барлык һөнәри оешмаларның системалы методик эшен көчәйтергә, утырышларда методик берләшмәләрнең барлык ресурсларын анализларга кирәк. Безнең максат – укучының яшәү урынына, гаиләнең социаль һәм матди хәленә, сәламәтлек торышына карамастан, сыйфатлы белем алу өчен мөмкинлекләр тудыру. Коронавирус пандемиясе белән бәйле, без ике ел катлаулы, гадәти булмаган шартларда эшләдек. Шулай да сез үз эшегезнең осталары булуыгызны исбатладыгыз. Сезнең нәтиҗәләр шул хакта сөйли. Күп һөнәрләр юкка чыга һәм үзгәртелә, әмма укытучы һөнәре беркайчан да юкка чыкмый һәм бернинди ясалма фикерләү сәләте дә аны алыштыра алмый. Бүгенге көндә кадрларга кытлык сизелә. Әлеге уңайдан җирлекләрдә максатчан эш алып бару зарур, – диде Энҗе Хәбир кызы һәм районның мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. 

Яңа уку елында педагогларга районның гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия бирүнең яңа программасын гамәлгә кертү, һәр бала өчен, бигрәк тә махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга, өстәмә белем бирүнең төрлелеген, сыйфатын һәм һәркем йөри алу мөмкинлеген булдыруга шартлар тудыру ­зарур. 

Киңәшмә ахырында район башлыгы Рәмис Сафиуллов педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

– Сез барлык балаларга да үзегезнекеләрдәй карыйсыз. Мин моны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә килгәч күрәм. Укытучы булу – ул хөрмәткә лаек зур хезмәт. Куелган бурычларны без бергәләп хәл итәчәкбез, – диде Рәмис Хатыйп улы йомгаклау сүзендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев