ГТО һәркем өчен мөһим
“Хезмәткә һәм оборонага әзер!” дигән күтәренке рухтагы сүзләр бүгенге көндә өлкән яшьтәге кешеләргә генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да таныш.
(Тәтеш, 26 август, "Тәтеш таннары").
Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (ГТО) – безнең илдә массакүләм спортны һәм милләтне сәламәтләндерүне үстерүгә юнәлдерелгән хәрәкәт.
– Гомумроссия ГТО хәрәкәте – физкультура әзерлеге программасы. Нормативларны үтәү – ирекле гамәл, аларны алты яшьтән алып җитмеш яшькә кадәрге һәм аннан да өлкәнрәк барлык кешеләр үти ала, – дип сөйли Тәтешнең спорт мәктәбе директоры урынбасары, Тәтеш районында ГТО комплексын үтәү буенча җаваплы Игорь Долинин. – Комплекс яшь төркемнәре һәм нормативлар буенча өч дәрәҗәдәге кыенлыклар буенча, алтын, көмеш һәм бронза билгеләренә туры килә торган авырлыкларның унбер баскычыннан тора. Бүгенге көндә меңнән күбрәк тәтешле төрле дәрәҗәдәге значоклар белән бүләкләнде. Яшьләрнең әлеге значокка ия булуы югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына.
Россиядә ГТО буенча бөтен эш бер сайт – ГТО ВФСК аркылы координацияләнә, анда нормативларны тапшырырга теләүчеләргә теркәлергә һәм кирәкле барлык мәгълүматны белергә кирәк, шулай ук нәтиҗәләр дә шунда урнаштырылачак. Әмма, теркәлер алдыннан, медицина тикшерүе узарга кирәк, аңардан башка ГТОга үткәрмәячәкләр. Тәтеш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында тикшерелергә мөмкин, ул түләүсез – әлеге хезмәт территориаль гарантияләр исемлегенә керә, шуңа күрә аны ММИ буенча башкаралар.
Безнең районда ГТОны киң җәелдерү белән ныклап шөгыльләнә торган команда булдырылды. Аңа тәҗрибәле спортчылар гына түгел, ә спорт белән шөгыльләнүгә битараф булмаган, уртак бер сыйфат – максатчанлык берләштергән кешеләр керә. Спорт ветераннары Наталья Шлячкова, Татьяна Петрова, Михаил Тайманов һәм башкалар ГТО белән кызыксынучылар. Мәктәп укучылары һәм студентлар үзләренең ихтыяр көчләрен һәм нык торучанлыкларын тикшерәләр, сынап карыйлар һәм төгәл нәтиҗәләргә ирешәләр. Командада шәһәрнең 1нче урта мәктәбен тәмамлаган, хәзер инде Казандагы югары уку йорты студенты Дмитрий Смирнов, мәктәп укучылары Полина Портнова, Лев Христофоров, Ярослав Петухов, Никита Агеев һәм башкалар бар.
Тәтешнең ГТО командасы республика һәм төбәк дәрәҗәсендә уңышлы чыгыш ясый. Кышкы фестивальдә алтын һәм бронза призер булды, Җәйгесендә өченче урынны алды.
– Сергей, Игорь һәм Виктор Мамкиннарның үз традицион ярышлары да бар. Алар 16 килограммлы герне 4 минут эчендә ыргыту кебек шундый күнегүләрне үтәүдә үзара көч сынашалар. Шунысы кызыклы, әгәр кайсы да булса 118 тапкыр эшләсә, Сергей Геннадьевич һичшиксез, күбрәк итеп башкарачак, – дип дәвам итә әңгәмәне Игорь Долинин.
Ул Килдеш авылында яшәүче өлкән яшьтәге кешенең берничә ел элек “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында ГТО комплексы сынавын узарга теләк белдереп мөрәҗәгать итүе турында мавыктыргыч итеп сөйли.
– Кайчандыр минем алтын значогым бар иде, шундый билге булу – һәркем өчен горурлык. Бу дәүләт бүләге булып санала, – ди ул. Авыл кешесе нормативларны тапшырганда бер кул белән гәүдәне күтәреп төшереп, судья-тренерларны гаҗәпкә калдырган.
Район белгечләре ГТОны киң җәелдерү өчен тәтешлеләрне нормативларны үтәүгә рухи һәм физик яктан әзерләүче күп кенә чаралар үткәрәләр. Алар белем бирү учреждениеләрендә еш кунак, яшь буында максатчанлык һәм үз көчләренә ышаныч булдыралар. Аларның килүе ГТОны үз иткән яшь буынны аеруча да сөендерә. Балалар ярышларда бик теләп һәм шатланып катнашалар, төрле спорт төрләрендә үз көчләрен сыныйлар: гәүдәне күтәреп төшерәләр, йөгерәләр, күтәреләләр.
– ГТО комплексы – кешеләр төрле яклап үсеш алсын, физик күнегүләрнең теләсә нинди төрләрен – тизлекне дә, чыдамлылыкны да, сыгылмалылыкны да, – башкара белсен өчен төзелгән, – ди Игорь Долинин. – Барлык кешеләр дә – спортчы түгел, ә физкультура белән шөгыльләнүдән һәркем сәламәтлеген ныгытып, бары тик рухи ләззәт ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев