Әгъзам Гобәйдуллин: “Сезнең районда бик эшчән кешеләр яши”
Тәтеш районына эш визиты белән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде.
(Тәтеш, 4 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, Руслан Сәфәров фотосы). Узган чәршәмбе көнендәге әлеге визит вакытында вакыйгалар күп булды.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән бергә Әгъзам Гобәйдуллин “Авыл клублары” Президент программасы буенча капиталь ремонтланган Киртәле мәдәният йортын тантаналы ачуда катнашты.
“Татарстан үзенең үсеш юлын тапты, һәм республиканың потенциалы анда яшәүчеләрнең җитешлегенә юнәлтелгән. Бүген сез моны Киртәле авылын төзекләндерү үрнәгендә күрәсез. Соңгы елларда Тәтеш районының күренеше – шәһәр һәм авыллар – шактый үзгәрде – биредә матур. Һәм бу сезнең район башлыгының да, әлбәттә, анда яшәүчеләрнең дә зур хезмәте дип саныйм. Сездә бик эшчән кешеләр яши”, – диде Әгъзам Самат улы, һәм Рәмис Хатыйп улы, яшь киртәлеләр белән бергә мәдәният йортының керү юлындагы кызыл тасманы кисте. Район башлыгы төзүчеләргә яхшы эшләгәннәре, авыл кешеләренә мәдәният йорты территориясен төзекләндерүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Киртәленең алга таба чәчәк атуын телим”, – диде Рәмис Хатыйп улы авыл кешеләренең алкышлары астында.
Бу көнне Рәмис Хатыйп улы белән Әгъзам Самат улы киртәлеләр һәм райондагы оешмаларның җитәкчеләре белән берлектә Киртәленең Бөек Ватан сугышында катнашучыларын, тыл эшчәннәрен авыл үзәгендә быелгы җәйдә төзелгән истәлек обелискы янында хөрмәтләп искә алды. “Иң мөһиме, сез үзегезнең тарихны, гореф-гадәтләрне саклыйсыз һәм моны яшь буынга тапшырасыз”, – диде Әгъзам Самат улы обелискны ачкан вакытта.
Ассоциация рәисе шулай ук район башлыгы белән Тәтешнең район хастаханәсендәге капиталь ремонтлау тәмамланган хирургия бүлеген карап чыкты.
“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында ремонтланган хирургия бүлегендә барлык коммуникацияләр алыштырылган, палаталар тулысынча яңартылган, хастаханәнең 4нче каттагы операция ясау блогы яңадан җиһазландырылган. Рәмис Хатыйп улы һәм Әгъзам Самат улы үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин озатып йөрүендә авырулар өчен билгеләнгән яңа палаталарны, процедура бүлмәләрен карады, районның сәламәтлек саклау учреждениесендә коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча санитар чаралар ничек үтәлүен тикшерде.
Әгъзам Самат улы хирургия бүлеген караган вакытта биредә булдырылган шартлар заманча медицина учреждениеләренә тиешле барлык таләпләргә туры килә, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары белән аралашты, аларга сәламәтлек теләде һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев