Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәркем алдакчылар ятьмәсенә эләгергә мөмкин

Тәтеш районы халкы даими рәвештә алдакчылар кармагына килеп каба

Акча урлауның җи­наятьчел төре турында күп язылса һәм әйтелсә дә, кешеләр җиңел табыш алуга ышануларын дәвам итәләр һәм алдакчыларның оста итеп корылган ятьмәсенә эләгәләр.

РФ Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы бүлегенә бары тик сентябрь башыннан гына да 10 кеше билгесез затларның алдакчылык гамәле кылуы турында хәбәр иткән. 

ИНТЕРНЕТТА ЯЗАЛАР ҺӘМ ШАЛТЫРАТАЛАР
Студент кыз Интернетта акча эшләү нияте белән 5500 сум акчасыннан колак каккан. Ул эш эзләгәндә социаль челтәрдәге шундый төркемнәрнең берсенә язган. Аңа төркем исеменнән җавап килгән, анда дүрт сәгать дәвамында 500 сум салсаң, 5 000 сум акча эшли аласың, 1000 җибәрсәң – 10 000 сум, 2000 сумнан керем 17 300 сумны тәшкил итәчәк диелгән булган. Кыз беренче төрен сайлаган. Аннары аңа банк картасы номерын җибәргәннәр. Кыз акчаны салгач һәм дәлил буларак скриншот (телефон экранындагы сурәт) ясагач, моны төркем белән үзара язышуга юллаган, анда аңа 500 сум – ул әле мәгълүмат бәясе генә дип хәбәр иткәннәр. Керем алу өчен аңа яңа тариф җибәрелгән, аның нигезендә салган 2000 сум – 26 840 сумга, 3000 – 31 290 сумга, 4000 – 45 900гә һәм 5000 – 51 000 сумга әйләнгән. 

Студент кыз белән социаль челтәрдәге төркем исеменнән язышкан зат акча эшләү килешү матчлары (хезмәт хакы ставкаларда) белән бара дип хәбәр иткән һәм хәтта ставкалар ясала торган төркемнең сылтамасын да җибәргән. Шуннан соң зыян күрүче акчаны кире кайтаруны таләп иткән, моңа ул, үзең гаепле, чөнки шартларны укымагансың, дигән җавап алган. Шулай ук билгесез зат кызга элегрәк җибәрелгән 500 сум акчасын югалт­мас өчен шул ук картага һич югы мең сум булса да күчерергә кирәк дип язган. Зыян күрүче 2000 җибәргән һәм күпмедер вакыттан соң ул язышу барышында үзенең матчта җиңүен раслаучы скриншот алган. Аннары аңа отыш күчерү өчен реквизитларын һәм Олег В. белән элемтәгә керүен җибәрүне сораганнар, аның элемтәләрен җибәргәннәр. Шуннан соң кыз инде аның белән языша башлаган. Ир-ат отыштан комиссия түләү өчен аңа 3000 сум күчерергә әйткән. Зыян күрүче шулай эшләгән дә. Алга таба Олег В. янәсе дә криптовалюта (цифрлы валюта) конвертациясе өчен кирәк дип, тагын акча таләп иткән. Кыз аны иртәгә күчерәм дигән, ләкин икенче көнне иртән моны эшләмәячәген язган. Җавап итеп ул аның аркасында ниндидер ялгышлык килеп чыгуы һәм язышкан хатларның юкка чыгуы турында хәбәр алган, зыян күрүчене төркемгә керә алмаслык итеп чыгарганнар. 

Тәтеш районының бер авылында яшәүче ха­тын-кыз да алдакчылар ять­мәсенә эләккән, ул киң танылу алган сайтка бәясе 3000 сумнан инвалид креслосы сатуы турында белдерү урнаштырган. Шул ук көнне аңа ир-ат шалтыраткан һәм үзенең Буада яшәвен, инвалид креслосы сатып алырга теләвен, моның өчен курьер җибәрүен әйткән. Хатын-кыз ризалашкан, шуннан соң ир-ат аңа акча күчерү өчен карта номерын әйтүен сораган. Зыян күрүче “сатып алучыга” карта номерын әйткән. Шул вакытта ук диярлек ир-ат акча күчерүен хәбәр иткән һәм сатучы хатын-кызның телефонына килгән раслау­чы кодны әйтүен үтенгән. Ул шулай эшләгән дә. Шуннан соң аңа үзенең мобиль банкының шәхси кабинетына керү гамәлен башкарулары турында хәбәр килгән. Шул вакытта гына зыян күрүче ниндидер начарлык эшләүләренә шикләнеп куйган. Инвалид креслосы “сатып алучы” моның белән генә тынычланмаган әле. Ул зыян күрүчегә шалтыраткан һәм беренче картага акча күчерә алмауны сылтау итеп, аның башка банк карталарының номерларын әйтүен таләп иткән. Хатын-кыз үзенең счетларында акча күчерү булганмы-юкмы икәнлеген сорарга дип банкның кайнар линиясенә шалтыраткан. Акча күчерү урынына билгесез затлар аның счетыннан  44 400 сумын чәлдергәннәр. Зыян күрүче картасын блокировкалауны үтенгән һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

ПЕНСИОНЕРЛАРНЫ АЛДЫЙЛАР

Алдакчыларның мәкерле хәйләсенә төрле яшьтәгеләр эләгә, әлбәттә, әмма пенсионерлар элеккечә үк аеруча ышанучан төргә керүчеләр булып калалар.

Тәтеш районындагы социаль фондның клиентлар хезмәте начальнигы Ирина Большакова әлеге тема буенча мөһим сорауларга җавап бирә.

Алдакчылар шалтыратуын һәм алдарга омтылуын ничек итеп белергә?

– Алдакчылар пенсионерларга социаль фонд органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләрен мәҗбүриләп тагу белән аларның пенсияләре дөрес исәпләнәме икәнлеген тикшерергә тәкъдим итә­ләр. Юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар да саллы гына акча алу нияте белән пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза язарга тәкъдим итеп, пенсионерларны ялгыш адымга этәрәләр. Гражданнар төрле ысулларга ризалашып, бәясе берничә мең сум торган хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзиләр.

Социаль фонд күрсәткән барлык хезмәтләр дә бушлай тәкъдим ителә. РСФ бүлеге хезмәткәрләре һәм клиентлар хезмәте бел­гечләре йорттан-йортка йөрмиләр, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итмиләр, чагыштыру өчен СНИЛС номерын, паспорт һәм башка шәхси мәгълүматларны сорамыйлар. Әгәр сезнең пенсия һәм башка түләүләр күләме турында, яки социаль фонд органнарына кагылышлы сорауларыгыз килеп туса, сез үзегезне кызыксындырган мәгълүматны РСФ сайтында гражданинның Шәхси кабинетында онлайн рәвештә, РСФ территориаль органына мөрәҗәгать итеп яисә 8-800-100-00-01 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратып белә аласыз. 

– Телефон аркылы сөй­ләшкәндә үзеңнең шәхси мәгълүматларыңны хәбәр итәргә ярыймы? 

– Таныш булмаган ке­ше­ләргә үзегезнең шәх­си мәгълүматларыгызны, СНИЛС, паспорт мәгълү­мат­ларын, банк картасы номерын, пин-код һәм өч урынлы CVC/CVV – банк картасы әйләне­шендәге кодны, дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинетыннан парольне, онлайн-банктан һәм банк кушымтасыннан логин һәм парольне, SMS кодларны беркайчан да хәбәр итмәгез һәм таныш булмаган сайтларга урнаштырмагыз.
Социаль фондка мөрә­җәгать иткән вакытта код сүзен файдаланыгыз. Аның ярдәмендә бердәм контакт-үзәк операторлары тулысынча киңәшләрен бирә һәм килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итә алалар. Кайнар линиягә шалтыраткан вакытта СНИЛС, паспорт мәгълүматларын һәм код сүзен әйтергә кирәк. Код сүзен РСФ сайтында шәхси кабинетта урнаштырырга яки РФ Социаль фондының клиентлар хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать иткәндә, медик-социаль экспертиза учреждениесе, социаль яклау органнары нинди дә булса хезмәт күрсәткәндә код сүзен куллану турында гариза тапшырырга мөмкин.

фото: Алена Пантюхина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев