Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Язгы чәчү бара

Тәтеш районы игенчеләре өчен кызу эш вакыты җитте

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 17 878 гектарда көзге культуралар 100 процентка өстәмә ­тукландырылган. 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары иртә язда туфракны тырмалау эшләрен алып бара. Әлеге мөһим агроалым дымны сакларга мөмкинлек бирә һәм басу өслеген тигезләргә ярдәм итә. Планлаштырылган 46 762 гектарның 43 280 гектары эшкәртелгән (10 апрельгә бирелгән мәгълүматлар буенча).

Узган ялларда “Колос”, “Татарстан”, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиеләре, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ механизаторлары беренчеләрдән булып арпа чәчүгә чыктылар. Быел әлеге культураны сөрелгән җирләрнең 9 957 гектарына чәчәсе бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев