Җимлекләр урнаштырдылар
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыргый хайваннар өчен җимлекләр кую акциясе уздырдылар.
(Тәтеш, 15 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Октябрь аеның болытлы көне. Без, журналистлар, кыргый хайваннарга һәм кошларга җимлекләрне ничек урнаштыруларын үз күзләребез белән күрер өчен, биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Килдеш урта мәктәбе укучылары белән берлектә урманга юл тотабыз.
Юлсыз җирләрдән урманга, пошилар һәм кыр кәҗәләре өчен алдан ясалган җимлекләр куелган урынга керәбез, ә куяннар кебек шундый аеруча да кечерәк җәнлекләр өчен җимлекләр машина багажнигында үз сәгатен көтә.
– Печән һәм тоз салынган җимлекләр пошилар һәм кыр кәҗәләре өчен билгеләнгән, куяннар өчен тоз салып куябыз. Җәнлекләрне ашату өчен акция көз айларында ел саен үткәрелә. Моңарда безгә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, урманчылар, аучылар ярдәм итәләр, кыргый хайваннар ничек яшәвен һәм кышлавын белсеннәр өчен мәктәп укучыларын, студентларны да җәлеп итәргә тырышабыз, – дип аңлата Тәтеш районында дәүләт күзәтчелеге буенча районара бүлек начальнигы Сергей Кириллов.
Шундый мөһим сәбәп белән урманга бару Килдеш мәктәбе укучыларының күбесе өчен беренче тапкыр. Шуңа күрә балалар, тиешле урынга барып җиткәч, дәүләт комитетының тәҗрибәле хезмәткәрләрен игътибар белән тыңлыйлар, алар, үз чиратында, укучыларга җимлекләрне печән һәм тоз белән тутырырга тәкъдим итәләр.
“ЦВИТОС” белгече Илнур Рәхимов участок урманчысы Дмитрий Тойкин белән берлектә алдан ясалган җимлекнең өстен тент белән томалыйлар, бу еш явучан көзге яңгырлар җәнлекләргә салынган азыкны һәм минераль өстәмәләрне юешләмәсен өчен эшләнә. Бу шактый катлаулы хезмәт, моны әлегә мәктәп укучыларына ышанып тапшырмыйлар.
– Акция Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә. Җәнлекләр өчен җимлекләр ясаудан тыш, тәлләтәвеч, кыр тавыклары, көртлекләр кебек шундый кыргый кошлар өчен дә вак таш-ком катнашмасы ясала. Тоз кыргый җәнлекләр һәм кошлар өчен зур әһәмияткә ия. Бу – минераль өстәмә азык, – дип сөйли “Долгая Поляна” ДТТ начальнигы Евгений Савельев.
Чара ахырында дәүләт комитеты хезмәткәрләре тапшырган бүләкләр һәм грамоталар мәктәп укучылары өчен күңелле күренеш булды.
– Урманга әти-әнием белән барам, ләкин мондый чарада – беренче тапкыр булуым. Кыргый җәнлекләрне кайгыртучы, аларны ашатучы мондый кешеләр булуы бик әйбәт, – дип уртаклашты мәктәп укучысы Арина Горбунова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев