Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадет юлына башлангыч

Тәтеш кадет мәктәп-интернатында укучыларның кадетларга багышланган тантанасы үтте.

(Тәтеш, 28 ноябрь, Тәтеш таңнары). Кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр өчен шимбә көн дәүләт иминлегенең мактаулы хезмәткәре, якташыбыз, генерал-майор, уку йорты аның исемен йөрткән Владимир Хапаев турында искә алу митингыннан башланды. Балалар һәм аларның ата-аналары, педагоглар һәм тәрбиячеләр билгеләнгән вакытка кадетларга багышланган тантанага килде. Тигез саф белән басып, һәркемдә соклану уятып, зал уртасы буйлап әләмле төркем узганнан соң, укучылар арасыннан 43 кадетлы ант сүзләрен әйтеп, Ватанга ышанычлы һәм гадел хезмәт итәргә вәгъдә иттеләр.

“Бүген ант кабул итүчеләргә, аларның ата-аналарына, әбиләренә, бабайларына барыннан да бигрәк дулкынландыр­гыч көн. Яңгыраган ант сүзләре күп әһәмияткә ия. Балалар моңа гомер буе тугры булсыннар һәм кадет, шулай ук Россия Федерациясе гражданины исемен горур йөртсеннәр иде”, – диде район башлыгы урынбасары Евгений Курков. 

“Кабул ителгән антлар – бу тантаналы чара гына түгел, бу җиңел булмаган кадетлык юлына старт. Сез тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк булырга тиешсез”, – дип мөрәҗәгать итте кадетларга Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.

Унөч малай һәм кызга медальләр тапшырылды, махсус кадет исемнәре бирелде: вице-сержант, вице-кече сержант, өлкән кадет.

Мәктәп-интернатка ел саен бөтен Россиядән малайлар һәм кызлар килергә омтыла. “Минем 6нчы сыйныфта укыганда бик тә хәрби буласым килде, мине моңа сугыш турындагы кинолар һәм китаплар этәрде. Шуңа күрә кадетка укырга килдем”, – дип уртаклашты Казаннан Руслан Фәйзуллин. “Тәтештәге мәктәп-интернат хакында мин биредә укыган үземнең абыемнан  белдем. Югыйсә без Түбән Новгород өлкәсендәге Арзамаста яшәсәк тә, әни белән бергә күченеп кайтырга һәм биредә укырга уйладык”, – диде Сергей Кривоногов. Елизавета Винокурова да уртак хисләрен бүлеште: “Ил чикләрен саклауда үз язмышларын егетләр генә түгел, ә кызлар да бәйләргә тели. Кемдер армиягә бара, кемдер көрәш белән мавыга, ә кемдер хәрби уку йортларына укырга керә. Кадет мәктәп-интернатында безне сафка тезелеп тигез адымнар белән йөрергә, ватанпәрвәрлеккә өйрәтәләр”.

Яшьләрне алда вакыйгаларга тулыланган тормыш көтә. Аларның һәрберсенең язмышы ничек булыр, билгесез, әмма берсе бәхәссез – аларның барысы да зур кадет гаиләсенең матур гадәтләрен хөрмәтләячәкләр һәм Ватанга һәрвакытта тугры булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев