Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кашка авылы янында фильм төшергәннәр

Тәтеш районында Василий Ев­доки­мовның “Ближе к земле” (“Җиргә якынрак”) повесте буенча могҗизалы триллер төшерелде.

(Тәтеш, 19 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Төшерү төркеме бер­ничә көн дәвамында – Кашка авылыннан ерак түгел урында, анда табигать үзенең беренче күренешен саклаган,  шулай ук Тәтеш районының Красная Полянада урнашкан иң борынгы чиркәүләренең берсендә  эшләде.

Лентаның режиссеры Айрат Гарәфиев төшерү урыннарын якташыбыз Артур Фәйзулоев тәкъдиме буенча сайлап алган.
Фильмның нигезенә салынган повестьның авторы Василий Евдокимов сүзләренә караганда, районыбызның торак пунктларында тө­шерелгән картина кү­ренешләре иң кызыклыларның берсе ­булачак.

– Тәтеш районы терри­ториясендә көчле аура, миңа бу урыннар бик ошый. Алар фильмга бик тә туры киләчәк, – ди сценарий ­авторы.

Василий Евдокимов сүз­ләренә караганда, оператор Дмитрий Цумарев зур профессиональ эш башкарган: биредәге күренешләр бик тәэсирле килеп чыккан. Проект бик кызыклы һәм һичшиксез үз тамашачысын табачак.

– Фильм – төшерү төр­кеме акчасына булды­­рыла. Бу – Василий Евдо­кимовның мин төшкән икенче картинасы. “Ближе к земле” фильмында мин үземне актер буларак кына түгел, музыкант буларак та тормышка ашырам, – дип уртаклаша фильмның музыка авторы Артур Фәйзулоев. 

Төшерү эшләре Тәтеш районында барганлыктан, Артур алдында билгеле бер җаваплылык торган: төшерү төркемен алып килергә, урнаштырырга, ашатырга кирәк булган. Бу бурычны ул үти алган, өстәвенә, Кашкада яшәүчеләр дә ярдәм иткән.

– Уңайсыз ­шартларда да эшләргә туры килде: кайчакта үтәли көзге җил, пычраклык комачаулады. Хис-кичерешләр хәзер генә барлыкка  килә, гадәти булмаган проектта катнашуымны аңлыйм. Аның ярдәме белән тәтешлеләр турында күбрәк кеше бе­ләчәк, – дип сөйли Артур. – Фильм могҗизалы. Шуңа күрә музыка һәм текст та могҗизалы. Минем героем – исемсез көймәче. Сюжет буенча, баш герой криминал белән бәйле һәм утрау­да дәрвиш булып яши, ә көймәдә йө­рүче аның белән таныш һәм ул аңа килүчеләрне алып бара. Шуңа күрә көймәдә йөрүче образы миңа бик якын. Минем бабайларым Иделдән, су астында калган Первомайскидан, Долиновкадан, Городоктан. Күбесе балыкчылар иде. Елгага мәхәббәт миңа алардан күчкән. Һәм мин аннан, урманнан башка яшәүне күз алдын да китерә алмыйм. Фильм өстендә эш әле дәвам итә, төшерүләр Яшел Үзән рай­онында узган, күренешләрне Казанда төшерү ­планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев