Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кашкада яшәүчеләр авылның бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр

Концерт программасы, ачык һавада оештырылган музей, матур теләкләр һәм бүләкләр: Кашкада яшәүчеләр һәм кунаклар узган атнада авылның йөз ­еллыгын бәйрәм иттеләр.

(Тәтеш, 19 август, "Тәтеш таннары"). Кашкалылар тантанага ярты елдан артык әзерләнгәннәр. Ничек кенә әле! Зур чара, мондый киң күләмдәге бәйрәмнәрне соңгы тапкыр авылда ­ун елдан күбрәк элек  билгеләп үткән булганнар. Җирлектә яшәүчеләр шуңа да тантана оештыруга чын күңелдән алынганнар. Бәйрәм үткәрелгән алан берничә сәгатькә концерт залына һәм ачык һавадагы музейга әверелде. 

Кашкада яшәүчеләр йөз еллык уңаеннан шәхси кол­лек­цияләрендәге крестьян көн­күреше әйберләрен тәкъдим иттеләр, ә Артур Файзулоев авылдан ерак түгел чокырда берничә дистә еллар яткан зур тегермән ташын алып килгән. 

Бәйрәм кунаклары тарихи мәгълүматларны да бел­де­ләр, әле тагын җирлектәге ум­ар­тачыларның балларыннан­ да авыз иттеләр, район мәдәният йорты артистлары һәм үзеш­чәннәр әзерләгән концерт­ны карап хозурландылар. 

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл кешеләрен бәйрәм белән котлады:
– Кашка – бай тарихлы ке­черәк авыл, анда шатлыклы да, фа­җигале дә вакыйгалар булган. Бүгенге бәйрәмгә бик күп кунак­лар килгән һәм бу сөендерә. Колунецтан беренче күченеп килүчеләр бирегә, районыбызда умартачылар династиясе белән дан тоткан гүзәл урыннарның берсенә  төпләнгәннәр. Бүгенге көндә бик күпләр әлеге матур табигатьле җирдә яшәргә теләр иде, шуңа күрә дә Кашканың киләчәге бар дип ышанып әйтеп була, – диде Рәмис Хатыйп улы һәм авыл кешеләренә музыкаль җайланма бүләк итте, ул бәйрәмнәр үткәргәндә бик тә кирәк булачак.

Кешеләр – авылның төп горурлыгы. Шуңа да Кашканың йөз еллыгы көнендә барысы да: тыл эшчәне дә, күп еллык стажы булган медицина хезмәткәре дә, яшь буын да бүләкләнде. 
– Бәйрәм Деминнар гаиләсе: Татьяна Ивановнаның, аның кызлары, ире һәм онык­ла­ры­ның зур хезмәт тырыш­лы­гы­ яр­дәмендә булды. Алар программа да әзерләделәр, танта­на җитәрәк авылны да бизәделәр: керү юлына баннер урнаштырдылар, койма яннарына чәчәкләр утырттылар, – дип билгеләп үтәләр җирлектә яшәүчеләр.

– Бәйрәмне әзерләүдә һәм аны үткәрүдә авылда яшәүчеләрнең барысы да катнашты, аеруча да Андрей Сергеев булышлык күрсәтте. Үткәрү көне башта Троицага билгеләнгән иде, әмма аннары аны августка, төгәлрәге Бал Спасына күчерергә хәл ителде, – дип уртаклашты мәдәният хезмәткәре Татьяна ­Демина.

Бәйрәм чарасы фейерверк һәм бердәмләшеп чәй табыны янында утыру белән тәмамланды. Биредә һәркемгә: авылда яшәү­челәргә дә, Россиянең барлык­ почмакларыннан кайткан бәй­рәм кунакларына да урын җитәрлек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев