Каштан аллеясе буыннар бәйләнешенең символы кебек
Тәтешнең Төньяк микрорайонына каштаннар утырттылар.
(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таңнары"). Районыбызда яшәүчеләр өчен агымдагы ел өчләтә юбилейлы: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Тәтеш ягы тарихы музееның 100 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге әһәмиятле даталарны мәңгеләштерү өчен каштан аллеясе утырту карары кабул ителде. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, шәһәрдәге предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары шушы араларда 100 каштан утыртты.
Аллея өчен барлык агач үсентесе Рәмис Хатыйп улының шәхси акчасына сатып алынган.
“Тәтеш ягы тарихы музее юбилейлар датасы уңаеннан аллея утырту идеясе белән чыгыш ясады. Каштаннар – ул үзенә бер төрле җиңү һәм халкыбызның фидакарьлек билгесе. Барлык агач үсентеләре тернәкләнеп китәр һәм шәһәребезне матурлап үсәр, әлеге аллея тормыш һәм буыннар бәйләнешенең символы булыр, алар безнең бай тарихыбызны һәм казанышларны искә төшереп торыр, дип өметләнәм”, – диде Рәмис Сафиуллов һәм агач үсентеләре утыртуда катнашкан өчен тәтешлеләргә рәхмәт белдерде. Якын араларда шәһәрлеләр арасында каштан аллеясенә иң яхшы исем уйлап табу буенча бәйге уздыру ниятләнә.
Агач үсентеләре утырткан вакытта коронавирусны профилактикалауның барлык таләпләре үтәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев