Реклама
Көн темасы
Күңелне дә дәвалый
Авыру кешеләрнең кичерешләрен аңлау һәм хәленә керә белү өчен ихлас булырга кирәк.
Район үзәк хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә уңайлы, чиста һәм анда һәрвакыт елмаеп, ачык йөз белән каршы алучы шәфкать туташы Фәридә Хәйбуллина эшли.
"Бирегә тизрәк савыгыр өчен киләбез. Белгечнең җылы кабул итүе, җайлап кына киңәшләрен бирүе, тынычландырып җибәрүе терелүгә ышаныч һәм өмет өсти. Аның куллары бик шифалы. Чирне генә түгел, күңелне дә дәвалый. Тәҗрибәле останың хезмәт күрсәтүе тулысынча канәгатьләндерә", - диләр, Фәридә апаны мактап, процедурага килүче тәтешлеләр.
Гади колхозчылар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән кыз, ак халат киеп эшләргә, кешеләргә ярдәм итәргә балачактан ук хыяллана. Олы Тормы мәктәбендә сигезьеллыкны тәмамлагач, ул Буа медицина училищесына укырга керергә карар итә. Әнисе Миңнебаян апа белән әтисе Шәрәфлислам абый да аның бу теләген хуплыйлар. Моның белән генә чикләнергә уйламаган үҗәт студент югары белем алу нияте белән янып, кичке мәктәпкә дә йөри. Әмма үз авыллары егете Наил белән кавышып, гаилә корып җибәргәнлектән, әлеге максатына ирешә алмый кала.
Дипломлы яшь белгечне юллама белән Тәтеш үзәк район хастаханәсенә эш-кә җибәрәләр. Хезмәт юлын ул балалар участок патронажы буларак башлап җибәрә. Биш елдан соң, хастаханәнең элекке баш табиб урынбасары Дамир Мохтаров тәкъдиме белән физиотерапия бүлегенә күчә. Фәридә апаның медицина өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы 39 елдан артык булса, шуның 34 елы биредә исәпләнә.
Шул еллар эчендә туплаган тәҗрибәсе белән бергә аның тырышлыгы һәм фидакарьлеге Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасы һәм районнан бирелгән Рәхмәтләр, грамоталар белән бәяләнә.
- Язмыш күп яклап сынады. Авыр вакытларым да булды, шулай да югалып калмадым. Шоферлыкка укыдым һәм машина алып җибәрдем. Кызым Гүзәлия югары белем алсын дип ял көннәремдә базарга чыгып сату иттем. Барсы да җайлангач кына туктадым. Шөкер, хәзер ул Ульянда яши, оныгым Рафаэльнең яхшы билгеләренә генә укуына шатланып туя алмыйм. Балачактан инвалид булса да, улым Алмазны да һөнәрсез калмасын дип компьютер белгечлегенә укыттым, - дип күңелендәгесе белән уртаклаша кайгыртучан ана. - Гөмбә җыярга, яшелчәләр маринадларга, башмак-бияләйләр, шәлләр бәйләргә яратам. Аннары аларны рәхәтләнеп күчтәнәчкә таратам.
- Барсына да ничек өлгерешәсез? Әле бит күп вакытыгыз төп эшегездә уза. Көнгә ничә кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә? - дим Фәридә апаның уңганлыгына сокланып.
- Төрлечә, утыздан алып алтмышка кадәр дә бу-ла. Бигрәк яз-көз айларында авырулар саны бермә-бер арта. Чөнки бу вакытларда хроник чирләр үзен сиздерә башлый. Өстәвенә, кәгазь эшләре дә бихисап. Аларны да вакытында эшләп бару мәслихәт. Хастаханәбезгә заманча җиһазлар кайтарганлыктан, биш ел саен белемемне яңартып торам, имтиханнар тапшырам. Хезмәтем бик җаваплы. Чөнки ток белән эшләр өчен игътибарлы, сак һәм төгәл булырга кирәк, - ди югары категорияле белгеч. - Коллектив дус, бердәм. Хезмәттәшләрем хөрмәт итә. Авыруларның савыгып, ихластан рәхмәт әйтүләре минем өчен иң олы дәрәҗә булса, балаларымның исән-сау булып, әни дип өзелеп торулары, көн саен яраткан эшемә бара алуым белән үземне бәхетле саныйм.
Тормышның матурлыгы да нәкъ шунда: хезмәтең белән хөрмәтле булу, хезмәттәшләрең арасында абруй казану, гаиләңдә балаларың белән горурлана алу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев