Көньяк чишмәсе яңартып төзекләндерелде
Аның территориясен камилләштерүгә грант акчасы ярдәм иткән.
(Тәтеш, 14 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Безнең “Көньяк” ТИҮ 165 мең сум күләмендә грант отты, – ди территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Сергей Кондауров. – Бу акчаны тәтешлеләр яратып йөргән чишмәне төзекләндерүгә сарыф итәргә булдык. Проект хакында ТИҮ активистлары, шәһәр Советы җитәкчесе Андрей Тегулев белән киңәшләштек, ничек итсәк яхшырак, матуррак, уңайлырак булыр икән, дип фикер алыштык.
Һәм менә барлык эшләр дә төгәлләнде. Җимерелә торган диварларны сүтеп алганнан соң, яңа нигез салынган, диварлар кызыл кирпечтән эшләнгән, су агу өчен тутыкмый торган корычтан торба урнаштырганнар, тротуар плиткасы түшәгәннәр, улак куйганнар, боларның барысын да су сеңдерми торган эретмә белән эшкәрткәннәр, гражданнарның иминлеген кайгырту максатыннан чокыр ягыннан рәшәткә белән пөхтә итеп койма тотып алынган, чишмәгә төшә торган тимер баскычны ремонтлаганнар. Ял итү өчен куелган беседкага да тротуар плиткасы җәйгәннәр, бу урынның исеме язылган сүзләр дә яңартылган, чөнки хәрефләр пневматик винтовкадан ату нәтиҗәсендә тишкәләнеп беткән булган.
Шәһәр халкы да матурлыкны һәм уңайлылыкны билгеләп үтеп, оештыручыларның һәм төзүчеләрнең тырышлыгын бәяләде, шулай да, Сергей Кондауров уртаклашканча, җәмәгать урынында чисталыкны һәм тәртипне барысы да сакламыйлар. Шундый очрак та борчуга салган – төзекләндерү барган вакытта намуссыз гражданнар төзелеш материалларын “үзләштергәннәр”. Югыйсә, беседкалар янына чүп савытлары куелган, һәм хәзер, яңартып төзекләндергәннән соң, тирә-юньдә азык-төлек пакетлары, пластик һәм ватылган пыяла шешәләре күрергә мөмкин. Түбәндәге беседканың түбәсе таш белән бәргәнлектән җимерелгән. Чүп-чарны ТИҮ активистлары гына түгел, битараф булмаган кешеләр дә җыештыра.
Без чишмә территориясендә булдык, матур үзгәрешләргә сөендек, суга килгән кешеләр белән сөйләштек.
– Чишмә искиткеч, – диде Владимир Наумов, – бирегә көн саен киләм, чәй куяр өчен бераз алып кайтам. Төзүчеләр яхшы итеп эшләгәннәр, ә чүпләүчеләрне җәзага тартырга кирәк.
Шәһәрле Любовь аның фикерен хуплый:
– Шундый матур итеп яшелләндергәннәр – куаклар, агач үсентеләре утыртканнар, алар да бит сынган булалар, ә кешеләр яңадан утырталар, кабат җыештыралар. Нинди вәхшилек, үзләренең дә бу урыннарны чиста һәм пөхтә итеп күрәселәре килмиме икән?
Михаил Мечтанин чишмәне һәм аның территориясен ничек төзекләндерә башлауларын, күпме кешенең тырышлык куюын хәтерли.
– Кешеләр боларның барысын да тагын да яхшыртырлар әле дип уйлаган идек, – дип уртаклашты ул.
Шәһәрлеләрнең фикере бертөрле – якташлары файдасына булдырылган объектларны сакларга кирәк, әмма барысы да аның белән килешми күрәсең...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев