Кырларда эш гөрли
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, сигез хуҗалыкның механизаторлары туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга чыккан.
16 апрельгә 855 гектар тырмаланган, шуларның 645 гектары – туңга сөрелгән җирләр, 180 гектары – уҗым культуралары һәм 30 гектары – күпьеллык үләннәр.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә физик авырлыкта 22 465 тонна, яки тәэсир итүчән матдәдә 9 823 тонна минераль ашлама тупланган. Бу бер гектар чәчүлеккә тәэсир итүчән матдәдә 140,1 килограмм туры килә.
13 513 гектар мәйданда 1 гектар чәчүлеккә кимендә 150 килограмм тәэсир итүчән матдә исәбеннән көзге бодайга өстәмә тукландыру үткәрелгән, ягъни планның 77 проценты. Күпьеллык үләннәр 5 521 гектар мәйданда – алар бер гектарына кимендә 80 – 100 килограмм тәэсир итүчән матдә исәбеннән өстәмә тукландырылган.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның орлык материалы 9 972 тонна хәстәрләнгән, ягъни ихтыяҗның 108 проценты. 9 924 тонна орлык тикшерелгән, барысы да кондициягә туры килә. Репродукция составы буенча: оригиналь – 1 096 тонна, элиталы – 2 891 тонна, репродукцияле – 4 188 тонна.
Бу көннәрдә хуҗалыкларда чәчү алдыннан орлыкларны эшкәртүнең һава-җылылык белән җылыту кебек шундый ысулы кулланыла. Аның максаты – шытым куәтен һәм тишелеп чыгу сәләтен арттыру, шытымнар барлыкка килүне тизләтү һәм урып-җыюдан соң өлгерүне яхшырту.
5 129 тонна бөртекле культура орлыкларына иген борчасына каршы инсектицид өстәү белән системалы тәэсир итүчән өч компонентлы препаратлар белән инкрустация уздырылган.
Россельхозцентр мәгълүматлары буенча, көзге бодай кышны яхшы чыккан: 11 272 – гектар, ягъни булган мәйданнарның 64 проценты яхшы хәлдә, 6 336 – гектар, ягъни 36 проценты канәгатьләнерлек торышта.
Самат Нургалиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев