Күзләре начар күрүчеләрнең тормышын җиңеләйтү өчен
Балалар китапханәсе базасында узган районның сукырлар җәмгыятенең ачык дәресендә “Универсаль мобиль ярдәмче” Бөтенроссия проекты тәкъдим ителде.
(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары”). Сукырлар җәмгыяте рәисе Раиса Костягина дәрескә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, социаль проектның күзе күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрне сенсорлы җайланмалардан визуаль булмаган файдалануга өйрәтүгә юнәлдерелүе турында хәбәр итте.
Модератор Екатерина Деревенская күзләре начар күрүче тәтешлеләр белән сенсорлы җайланмаларны куллану буенча мастер-класс үткәрде. Ул нинди төрдәге смартфоннарның кушымталары сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтергә ярдәм итүе хакында сөйләде.
Очрашуда катнашучыларның үзләренә дә кушымталарны кулланып карау тәкъдим ителде.
– Бик уңайлы, – дип уртаклашты Тәтештә яшәүче Илһам, – мин акча банкнотлары номиналын танып белергә өйрәндем.
Катнашучыларны волонтерның онлайн рәвештә видеошалтырату вакытында өстәлдә нинди дару ятуын әйтүе хакындагы кушымта кызыксындырды. Өйрәнүчеләрнең социаль челтәрләрне файдаланып, “Авангард” газетасының бер төркеменә кереп яңалыклар блогын тыңлавы шактый мавыктыргыч булды.
– Смартфоннар күзләре күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерүдә алыштыргысыз чара булып тора, – дип басым ясады Екатерина Николаевна. – Гаджетлар ярдәмендә әйберләрнең төсләрен, акча купюраларын танырга, текстны укырга, дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, көнкүреш приборлары белән эш итәргә, әйләнә-тирәлектә йөрергә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнергә була. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә үсеш алырга һәм заманча мобиль техникадан файдалана белергә кирәк. Районыбыздагы күзләре начар күрүче кешеләр сукырлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итә алалар, анда мин аларга гаджеттан нәтиҗәле файдаланырга өйрәтүдә ярдәм итә алам.
ТР Хезмәт министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Колсанова мастер-класс ахырында социаль проектны тормышка ашыру ярдәмендә, анда катнашучылар өчен яңа мөмкинлекләр ачылачагын, бу аларның тормышын яхшырак итәчәген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев