Лейтенантның шәхси әйберләре музейга тапшырылды
Мәскәү өлкәсеннән кече ватаннарына кайткан ирле-хатынлы Надежда һәм Анатолий Качайкиннар “Авангард” газетасы редакциясенә гаилә ядкәрләрен алып килделәр.
(Тәтеш, 13 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).Олы Шәмәк авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Василий Воробьевның туганнары аның шәхси әйберләрен: револьвер, лейтенант кубигы, каеш, портупея, компас, кайрак, кырыну җайланмасы, тарагын алып килеп журналистларга күрсәтергә булганнар, чөнки аның язмышы турында безнең газетабыз битләрендә элегрәк бастырылган иде. Исегезгә төшерәбез, узган ел, 79 елдан соң, яу кырында хәбәрсез югалган дип саналган якташыбыз – лейтенант Василий Михайлович Воробьев кайтты. Брянск өлкәсенең Почеп районы эзләү отряды Речица бистәсе янында табылган каберлектән совет солдатларының калдыкларын казып алган. Каберне тикшергән вакытта анда Кызыл армиянең хәбәрсез югалучылары булып исәпләнгән 12 хәрби хезмәткәре барлыгы ачыкланган. Алар арасында Тәтеш районында туып-үскән солдат та булган. Эзләү отряды бу эшләрне башкарган вакытта җирдә 79 ел яткан берничә үлем медальонын тапкан һәм бары тик бер медальонны гына укый алган: капсулада кәгазь тулысынча юкка чыкмаган булган. Лаборатория белгечләре кислотада күгәргән капсуланы озак тотканнар, сканерлау һәм эшкәртүдән соң, бланкны сак кына алып һәлак булган геройның исемен укый алганнар.
– Василий Михайловичка нибары 22 яшь кенә булган, – ди Надежда Борисовна. – Ул 1919 елның 14 февралендә туган. Хәрби хезмәткә 1940 елның 20 февралендә Чүпрәле районы военкоматыннан чакырылган. Брянск фронты 3нче армиясенең 269нчы укчы дивизиясендә сугыша. Бер ел эчендә лейтенант исемен ала. Һичшиксез, грамоталы, белемле булган. 1941 елда үлгән.
– Күрәсең, полкташлары белән бергә җирләнгән булган, – дип сүзгә кушыла Анатолий Алексеевич. – Эзләү отряды сөйләвенчә, чокырның төбенә шинель һәм плащ-палатка җәеп калдырылган булган, анда һәлак булган иптәшләренең ике җәсәде салынган һәм аларны тагын бер плащ-палатка белән япканнар. Сугышчылар кыр формасыннан киенгән булган, аякларында – хәрби ботинкалар. Һәркемнең диярлек противогазы булган. Шунысы игътибарга лаек, Василий Михайлович янында аның коралын – револьверын калдырганнар.
Туганнары сүзләренә караганда, Воробьевлар гаиләсендә 6 бала үскән: 4 малай һәм 2 кыз. Улларының өчесе сугышка киткән, берсе дә әйләнеп кайтмаган. Кара кәгазь бары тик 20 яшьлек сержант Григорийга гына килгән. Ул Смоленск өлкәсендә сугышта 43нче елның августында һәлак булган.
Василий белән Иванның хәбәрсез югалуы турында хат килмәгән, бу әниләренә алар исән-сау дигән өмет биргән. Еллар узгач кына, 27 яшьлек Иванның Оршада әсирлеккә төшеп, Маутхаузен концентрацион лагерында 1942 елның 21 ноябрендә үлгәнлеге ачыклана. Василийны эзләү отряды бары тик узган ел гына тапкан.
– Сугышчыларның әнисе Ирина Апполоновна гомеренең соңгы көненә кадәр балалары әйләнеп кайтыр дип өметләнде, – дип авыр сулап куйды Надежда Борисовна.
– Почеп шәһәрендәге Хәрби мемориал янында сугышчан хөрмәт һәм җирләү тантанасында азат итүчеләргә бик күп хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Зурлап җирләдек, – дип искә алалар Брянск өлкәсенә барулары турында ирле-хатынлы Качайкиннар. – Хәзер без туганыбызның кайда күмелгәнен беләбез, барырга урын бар. Сугыштан кайтмаган солдатлар догасыз калмаслар. Алар турында истә тоту – безнең бурыч. Бөек полководец Александр Суворов әйткәнчә, “соңгы солдат җирләнмичә, сугыш тәмамланмаячак”.
Василий Воробьевның эзләү отрядыннан алынган шәхси әйберләрен Качайкиннар Тәтеш ягы тарихы музеена тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев