Матур әдәбият укырга яратучылар бергә җыела
Халыклар дуслыгы йортында әдәби түгәрәк өстәл булды.
(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).
Анда районыбызның Бөтендөнья “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды җитәкчесе Рима Сафиуллова, татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова һәм Казаннан язучы-прозаик Зиннур Хөснияр, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты. Алар бүгенге көндә мәктәп укучыларының, яшьләрнең һәм өлкән буынның матур әдәбиятка карата мөнәсәбәте, карашы хакында әңгәмә кордылар.
– Очрашуның максаты – Тәтеш районында “Татар гаиләсе” фонды белән берлектә “Хур кызлары” романы, шулай республикада чыгып килүче берничә журнал буенча “Китап укучылар” һәм “Гаилә укулары” дип исемләнгән конференция уздыру, – диде Зиннур Зыятдин улы. – Кешеләр “Хур кызлары” романы буенча үз фикерләрен кыю рәвештә әйтсеннәр иде. Әлеге әсәр бүгенге заман яшьләре өчен мөһим.
Миләүшә Хафиз кызы уртаклашканча, конференция барышында районыбыздагы матур, үрнәк татар гаиләләре “Татар гаиләсе” фонды тарафыннан билгеләп үтеләчәк, үрнәк татар гаиләләренең көндәлек яшәү рәвеше, йолалары белән таныштыру мизгелләре булачак.
Түгәрәк өстәлдә барган ачыктан-ачык сөйләшү конференцияне уздыруның төгәл көнен билгеләү, алда торган чаралар хакындагы фикерләр, тәкъдимнәр белдерү белән үрелеп барды.
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев