Реклама
Көн темасы
Матур эше белән мәңгелек
Түбән Тарханда яшәүче Таһирә Булатованың хезмәте зур кыйммәткә ия.
Китапханәдә кырык ике ел эшләү дәверендә ул авылның тарихын, аның үткән язмышын, танылган, мәртәбәле һәм хөрмәтле кешеләре турында бәһасез хәзинә туплаган.
"Бер урында гына эшләдем, - дип башлады әңгәмәне Таһирә апа. - Хезмәт кенәгәмә дә китапханәгә кергән һәм аннан киткән көннәрем генә теркәлгән. Тумышым белән Олы Тарханнан мин. Мәктәпне тәмамлагач, Казан мәдәният институтында укыдым һәм туган авылымда 7 ел китапханәдә эшләдем. Кыз баланың язмышы шундый бит инде, үсеп буйга җиткәч егетләр белән очрашасың, гаилә корасың. Түбән Тарханга килен булып төшкәчтен дә әле биш ел үз урыныма йөреп хезмәт куйдым. Зәйнәп апа Фәттахова пенсиягә чыкты да аның урынына тәкъдим иттеләр. Ул чакларда без, китапханәчеләр, авыл Советының уң кулы булып исәпләндек. Барлык чаралар, халык санын алулар, сайлаулар... Боларның барсында да катнаштык, активистлар булып йөрдек".
Әле дә һәр нәрсәне йөрәге аша үткәреп яшәве, авылның язмышы һәм үткәне, төрле вакыйгалар, кешеләр турында тәсфилләп сөйләгәндә энәсеннән җебенә кадәр белеп торуы әллә кайдан күренә.
Авылдагы өлкән кешеләрдән мәгълүматлар туплап, аларны берләштерү һәм еллар дәвамында яңарта бару тырышлык, зур сабырлык сорый торган хезмәт. Ә Таһирә апа бернигә карамый моны булдыра алган.
"Әле хәзер дә берәр төрле мәгълүмат кирәк булса миңа шалтыраталар. Үзем лаеклы ялга киткәч тә, китапханә хезмәткәрләренә киңәш-табышларымны әйтәм, тәҗрибәмнән чыгып кайбер төзәтмәләр кертәм, өйрәткән чаклар да була. Чөнки бер-берең белән аралашып эшләгәндә күпкә җиңелрәк", - ди Таһирә апа.
Янәшәсендә басып торган мәдәният хезмәткәрләре дә боларның барсын да раслап, аның һәр сүзен хупладылар һәм ихтирамнарын белдерергә дә онытмадылар.
Ә инде республикадан, районнан бирелгән грамоталар, Рәхмәт хатларының бөтенесен дә язсаң, алар үзләре генә дә дөнья кадәр урын алыр иде.
"Иң яраткан шөгылем кулыма фотоаппарат алып, табигать күренешләрен рәсемгә төшерү: язгы ташу, кар киткәчтен үк җирне төртеп чыккан сары чәчәкләр, җәйге манзара, көзге айларда төрле төсләргә кергән сихри агачлар, кышкы авыл өйләре... Боларны күреп ничек сокланмаска мөмкин", - ди элекке мәдәният хезмәткәре.
Ире Рәис абый да гомере буе шушы авылда шофер, тракторчы, управляющий булган кешеләрнең берсе. Балаларын укытып, олы тормыш юлына чыгарган алар. Кызлары Румия - Тәтештә ронода бухгалтер, Гөлнара Киртәледә татар теле һәм әдәбияты укыта. Биш оныклары дәү әти белән дәү әни өчен зур сөенеч. Алар бергәләп, бердәм булып яшиләр.
"Бүгенге көндә тормышыбыз, шөкер, җитеш. Илләр тыныч булсын. Чакырган чараларга йөрим, кирәк булганда булышам да әле. Үзебезнең нәсел шәҗәрәсен төзим. Ниятем аны яшь буынга тапшырып калдыру һәм алар да аны дәвам итсеннәр иде. Өйдә генә утырмыйбыз. Авыл клубына дин сабагы алырга йөрибез. Остазыбыз Назирә Койрыковага хөрмәтебез чиксез. Ул Олы Тарханнан килеп безгә гарәп телен өйрәтә. Өлкән кешеләр өчен бу бик кирәк дип саныйм. Район газетасы хакында да бер-ике сүз әйтим инде. Гомерем буе китапханәче булгач, "Тәтеш таңнары"н гаиләбез белән яратып укыйбыз. Аның килгәнен түземсезлек белән көтеп алабыз. Эшегездә уңышлар юлдаш булсын", - диде Таһирә апа, язмалар һәм газетабыз битләрендәге хәбәрләр хакында җылы итеп.
Билгеле инде, мондый сүзләрне ишетүебезгә ихластан шатбыз: күңелләр дә үсеп китә, кәефләр дә күтәрелә. Үз чиратыбызда без дә, рәхмәт әйтеп, матур очрашулар тагын да насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев