Районның 13 җирлегеннән һәм 14 авыл хуҗалыгы предприятиесеннән товарлар төягән машиналар Казанга чираттагы ярминкәгә бардылар.
Гадәттәгечә, "Җиләк бистәсе"ндә сәүдә иттеләр. Ассортимент бай иде: 3 тоннадан артык ит, 900 килограмм балык, 1100 литр сөт, 1әр тонна шикәр комы һәм карабодай, шулай ук яшелчәләр, тозлаган әйберләр, табигать байлыклары.
Сөт һәм сөт ризыкларына һәрвакытта сорау зур. Шуңа да, мәсәлән, Чагылдымнан Лилия Фәйзуллина, гадәттә ул сөт, эремчек, каймак һәм башка төрле сөт продукцияләре белән сәүдә итә, бөтен товарын тиз генә сатып та бетергән. "Казанлылар безнең әлеге файдалы ризыкның сыйфатын югары (майлылыгы 4,8-4,9 процент) бәялиләр, шунлыктан сөт шунда ук сатылып та бетә, - дип сөйли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Евгений Волков. - Шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары да ярминкәдән канәгать калдылар. Алексей Торгашов (Урюм), Алсу Шәрәфетдинова (Келәш), Людмила Тегулева (Тәтеш), Александр Никоноров (Алекина Поляна) һәм башкалар товарларын уңышлы гына сатып бетерделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өстәмә итеп терлекләргә фураж да (18 тонна) тәкъдим иттеләр".
Олы Тархан һәм Урюм җирлекләре "Маяк" ҖЧҖ, "С. М. Казаков" һәм "Ф. М. Җәләлиев" КФХларның ярминкәдә актив катнашуларын билгеләп үтәргә мөмкин. Ярминкәгә тәтешлеләр барлыгы 1 миллион 380 мең сумлык товар алып килгәннәр иде.
Нет комментариев