Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Олылар үрнәк күрсәтте

Тәтешлеләр рус шашкасы буенча ТР Беренчелегендә катнашты.

(Тәтеш, 17 ноябрь, Тәтеш таңнары, Мария ХРАМОВА). Р. Г. Нәҗметдинов исемендәге республика шахмат мәктәбенең Тәтеш филиалында шөгыльләнүче биш укучы Казанда ел саен уза торган танылган ярышларда үз осталыгын күрсәтте.

Зур спортка тәүге ышанычлы адымнарны кече төркем вәкилләре ясады: Рузинә Шәрәфиева (Алабирде урта мәктәбе), Кирилл Юдин (Тәтештәге 2нче урта мәктәп) һәм Айдар Салаватуллин (Тәтештәге 1нче урта мәктәп). “Айдар ярышлар тәмамланганда соңгы турнирда беренче тактада республика чемпионы белән уйнады, бу аның зур киләчәге хакында сөйли”, – дип билгеләп үтте Тәтеш филиалы мәктәбе директоры Александр Самаркин.

Өлкән төркемдә тәтешлеләрне Язилә Гарифуллина (Алабирде урта мәктәбе) һәм Илназ Зәйнуллин (Тәтеш татар урта мәктәбе) тәкъдим иттеләр. Язилә бронза яулап, үзенең сәләтлелеген чираттагы тапкыр раслады. Илназ җәен инде ике тапкыр – Идел буе Беренчелегендә һәм мәгълүмати технологияләр Кубогында бронза призер булды. Әлеге ярышларда ул беренче урын өчен кискен көрәштә Россия спорт мастерыннан калышып, Мактау пьедес­талының икенче баскычына күтәрелде. Бу аңа рес­публика данын Россия Беренчелегендә яклау хокукын бирде. “Үземнең спортчылар өчен шатмын, алар Тәтеш мәктәбе шашкачыларының әзерлек дәрәҗәсен лаек­лы итеп күрсәттеләр, – дип уртак­лашты Александр Самаркин. – Ә кече төркемнәргә алда әле респуб­лика ярышларында уңышлы чыгыш ясар өчен, үз тренерлары җитәкчелеге астында тырышып эшләргә туры киләчәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев