Печенье һәм кәбестә тәмен онытырлык түгел
Жуковода яшәүче Наталья Борисова авылдагы көзге бәйрәмнәр турындагы үзенең балачак хатирәләрен безнең белән дә уртаклашты:
(Тәтеш, 5 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Мин балачакта октябрь аен яраттым. “Көзге Кузьминка” бәйрәмен ничек күңелле итеп билгеләп үттеләр, әби тәмле итеп шакмаклы кечкенә тәмле печеньелар пешерде, алар аның татлы һәм уалып тора иде.
Шунысын да хәтерлим әле, 14 октябрьдән соң кәбестә кисә һәм аны зур агач мичкәләрдә тозлый башлыйлар иде. Бу йола безгә борынгыдан килгән. 1926 елда туган әбием, үзенең әти-әнисенең ничек итеп кәбестәне аерым рецепт буенча әзерләгәнен сөйләде. Бер мичкәдә көндәлектә щи пешерер өчен кәбестәнең өске яфракларыннан “каралган” кәбестә булган, ә икенчесендә “ак” кәбестәне инде ак төстәге уртасыннан тозлаганнар, аны бәйрәмнәрдә пешергәннәр.
Кәбестәне тозлаганда әбинең үз сере бар иде – ул җитен һәм киндер орлыгын өсти, аның кәбестәсе майлы һәм тәмле килеп чыга иде. Ә инде хәзерләүнең файдасы турында риваятьләр сөйләделәр! Әби өлкән яшьтә чагында да кәбестәне йоласына туры китереп тозлады.
Октябрь башында кәбестәләрне түтәлләрдән җыеп алып, яшелчә бакчасына өемләп куялар һәм беренче суыкларны көтәләр иде. Покраудан соң барлык күршеләр чиратлашып әле бер йортка, аннары икенче йортка агач тагарак алып киләләр, ә ул барысына да бер, һәм бергәләп кәбестәне турый башлыйлар иде. Кемдер, без, балалар өчен бик тәмле тоелган күчәнен кисә, беришләре тыгыз, кетердәп торган, татлы кәбестәләрне һәм кишерне турый. Шуннан соң эре тоз сибәләр. Шул ук вакытта хатын-кызлар рус халык җырларын җырлыйлар, шаян хәлләрне сөйлиләр, шаярталар. Кәбестәне, һичшиксез, күтәренке рух белән тозларга кирәк, бары шул чакта гына ул тәмле һәм файдалы булачак, дия иде әби.
Хәзерге вакытта хуҗабикәләр кәбестәне гадәттә аш-су бүлмәсендә пычак белән телемләп турый, югыйсә барысы да рецепт буенча эшләнсә дә, тәме бөтенләй башкача... Кайчагында мин уем белән әбием исән вакыттагы балачакка әйләнеп кайтам, аның тәмле печеньеларын искә төшерәм һәм авызымда, шул чактагы эре итеп туралган, кетердәп торган, гаҗәеп тәмле кәбестәнең тәмен хәзер дә әле тоям.
Кузьминка, элек заманда 1 ноябрьдә бәйрәм ителгән, хәзерге вакытта – 14 ноябрь, Изге Демьян һәм Кузьманы искә алу көне, – крестьяннарның ашлык сугу вакытын тәмамлау бәйрәме. Авыл кешеләренең фаразлавы буенча, бу көнне көзне озаталар, кышны каршы алалар. Бәйрәмгә яңа уңыш ашлыгыннан ботка әзерләгәннәр. Моннан тыш, бәйрәм табынына йомырка, бәрәңге, сөт куйганнар. Кузьминка халыкта кызлар бәйрәме булып саналган. Шундый йола булган, бу көнне туташ-кәләш йорт хуҗабикәсе булып саналган. Ул бөтен гаилә өчен ашарга пешергән. Баскан токмачтан тавык шулпасы – хөрмәтле сый булган. Йола буенча авыл кешеләре Кузьминкада туганнарына, күршеләренә көр тере тавык бүләк иткәннәр. Мондый тавыклар салган йомырка дәвалау үзлегенә ия, дип саналган.
Рәсемдә: Көз – туйлар уздыру вакыты. Нармонка авылы җирлегендә яшәүчеләр Чинчурино мәдәният йорты сәхнәсендә кияүгә туй күлмәген бүләк итү йоласын күрсәтә./АВТОР ФОТОСЫ
Халык сынамышлары
Әгәр көндез һава торышы җылы булса, кыш та җылы булачак.
Әгәр барлык агачлар да яфракларын коеп бетермәсә, кыш озакка сузылачак, ә киләсе елда – уңыш аз булачак.
Әгәр кар күп яуса, язгы ташуга әзерләнегез.
Әгәр елгалар һәм күлләр боз белән капланса, җылы көннәрне көтмәгез.
Әгәр бу көнне бераз суык булса, тиз генә салкынайтмаячак.
Әгәр юллар пычрак булса, кыш уртасына кадәр җылы һава торышы сакланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев