Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю бара

Татарстанда яңа төр гаскәрләргә – пилотсыз системалар гаскәренә хәрби хезмәткәрләрне күмәк җыю башланды.

Бу карар Россия ­Кораллы көчләре үсешенең мөһим этабы булып тора, ул заманча тех­нологияләр кертү юлы белән дәүләтнең оборона сәләтен ныгытуга юнәлдерелгән.

Контракт төзүчеләргә 2,9 миллион сумга кадәр җиткән зур күләмдәге акчалата посо­бие­ләр, шулай ук махсус шө­гыль­ләнүләрне, полигонда гамәли күнекмәләрне һәм йом­­гаклау аттестациясен үз эче­нә алган интенсив әзерлек вәгъ­дә ителә. Контрактның иң аз дәвамлылыгы нибары бер елны тәшкил итә, аны алга таба озайту мәҗбүри түгел. Әзерлекнең барлык этаплары Татарстанга якын төбәкләрдә узачак, ул булачак көрәшчеләр өчен уңайлыклар тудырачак.

Компьютер симуляторларында уйнау тәҗрибәсе булган кешеләргә аерым игътибар бүлеп бирелә. Белгечләр вак моториканы үстерү һәм катлаулы интерфейсларны тиз үзләштерү сәләте пилотсыз техниканың өр-яңа үрнәкләре, шул исәптән “Герани” тибындагы бәрмә дроннар, “Странник” сериясендәге җир өсте аппаратлары һәм хәтта диңгез комплекслары белән идарә итүгә тизрәк җайлашырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклый.

Тәтеш районы хәрби  комиссары Фәнис Гарифуллин  әйтүенчә, армия нәкъ менә билгеле бер күнекмәләргә ия һәм һөнәри белем алырга яңадан уку узарга әзер булган кешеләр белән ­кызыксына.

Шулай итеп, Россия Ко­раллы көчләре заман­ча тех­но­логияләргә һәм шәх­си соста­вның профессио­наль­легенә таянып, үз структурасын камил­ләштерүне дәвам итә. Махсуслашкан гаскәр төрен булдыру инновацион эшләнмәләрне илнең оборона системасына нәтиҗәле интеграцияләргә һәм иминлекне югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Тәтеш районы хәрби комиссариаты элемтәләре:
Тәтеш шәһәре, 
Свердлов урамы, 67нче йорт, 
телефоннары: 
8 (84373) 2-50-46, 2-50-48.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев