Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– 1989 елның 15 феврале Россия тарихында мәңгелеккә калды. Игълан ителмәгән сугыш тәмамланды, ул солдат һәм офицерларга гына түгел, илебезнең бөтен халкына кагылды. Әфганстан кампаниясендә безнең сугышчыларның фидакарьлеге Бөек Ватан сугышы елларында фашистларны җиңгән ата-бабаларыбызның батырлыгына тиң булуын дәлилләде.
Бүген без әлеге вакыйгаларда катнашучыларның барысына да хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез һәм бу сугышта якыннарын югалткан кешеләрнең олы хәсрәтен уртаклашабыз. Әфган сугышының хөрмәтле ветераннарына гражданлык һәм хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә!
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, уңышлар, сәламәтлек, җитешлек, тыныч күк йөзе телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев