Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый:
– Заманнар үзгәрә, әмма бу язгы көн илебездә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Беренче май хезмәт кешесенә хөрмәт символы булып тора, беренче май көне белән яхшы үзгәрешләргә өмет, җәмгыятьтә татулык һәм тынычлык бәйләнгән.
Бу бәйрәм көнендә район иминлеге хакына югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче барлык тәтешлеләргә рәхмәт белдерәм.
Илебез иминлеге өчен хезмәт куйган ветераннарның барысына да аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Күп буыннар салган күркәм традицияләрне саклап калу, балаларыбызда хезмәт кешеләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт, бурыч һәм җаваплылык хисе тәрбияләү бүгенге көндә бик мөһим.
Бу бәйрәм көнендә һәркемгә дә чын күңелдән язгы кәеф, нык сәламәтлек, иминлек телим! Һәрвакытта якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен тоеш яшәгез, хезмәтегез лаеклы бәяләнсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев