Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый:

– Сезнең хезмәт – ул эш кенә түгел, бу җәмгыять алдындагы вазифа һәм бурыч. Сез көн саен закон сагында торасыз, гражданнарыбызның хокукларын һәм иминлеген яклыйсыз, җәмәгать тәртибен һәм районда яшәүчеләрнең тынычлыгын тәэмин итәсез.

Эшкә һәм хезмәт бурычына тугрылык үрнәге булып калучы, яшь буынга үзләренең кыйммәтле тәҗрибәләрен тапшыручы эчке эшләр органнары ­ветераннарына аерым рәхмәт.

Сезгә фидакарьлегегез, осталыгыгыз һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең хәвефле һәм мөһим хезмәтегез район халкы тарафыннан һәрвакытта аңлау һәм хуплау тапсын иде. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, хезмәтегездә уңышлар телим! Йортларыгызда һәрчак тынычлык, уңайлылык, ә гаиләләрегездә мәхәббәт һәм кайгыртучанлык хөкем сөрсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев