Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Татарстан Республикасы Конституциясе көне – төп һәм иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Бүген, беркайчан да булмаганча, гражданнарның бердәмлек һәм берләшкәнлек рухын саклап калу, Канун һәм Гаделлек тантанасына ышанычны ныгыту мөһим.
Татарстан Республикасы гадәттәгечә Россия Федерациясенең иң көчле һәм алгарышлы субъектларының берсе, Россия дәүләтенең бөтенлеге, рухи толерантлык, милләтара һәм конфессияара татулык үрнәге булып тора.
Тәтеш районы халкы Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртып, төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша, бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый.
Әлеге тантаналы көндә барыгызга да нык сәламәтлек, матур башлангычларда уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет, иртәгәге көнгә ышаныч һәм күтәренке рух, тынычлык һәм җитешлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев