Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый:

– Ватанны саклаучылар бәйрәме бүгенге көндә аерым бер әһәмияткә ия була бара, чөнки 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде, моннан тыш, быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. 

Бүген без үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәүчеләрне, антларына тугрылык саклаучыларны хөрмәтлибез. Ватаныбызны Бөек Ватан сугышы фронтларында саклап калган­нарны, кайнар нокталарда сугыш­каннарны, бүген дә кулларына корал тотып хәрби постта торучыларны, төрле елларда илебезнең Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләрне котлыйбыз.  Без барыбыз да җиңүгә өметләнәбез һәм егетләребезнең махсус хәрби операция узу зонасыннан тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз бүген дә район балаларына һәм яшьләренә патриотик, хезмәт тәрбиясе бирү эшендә бик күп көч куялар. Без Ватанны саклаучыларның өлкән һәм хәзерге буыны алдында тирән хөрмәт белән баш иябез һәм аларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. 

Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтә­ренкелеге, бәхет, иминлек телим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев