Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рашат Шәймәрданов: “Тәтеш райпосында­ системалы эш күренә”

Районыбыз узган атнада кунаклар – Татпотребсоюз предприятиеләре җитәкчеләрен каршылады.

(Тәтеш, 6 август, "Тәтеш таңнары"). Вәкилләр делегациясе Татпотребсоюзның ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясар һәм сәүдәнең  барлык автоматлаштырылган исәп барышы буенча тәҗрибә алу өчен җыелды.

Делегациягә (кунакларның барысы да медицина битлекләрендә, перчаткаларда иде) Татпотребсо­юз идарәсе рәисе Рашат Шәй­мәрданов, ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урын­басары Ришат Хәбипов җитәк­челек итте. Җирлектәге райпо идарәсе җитәкчесе Илдар Сөләйманов район кунакларын Тәтешнең үзәк өлешендәге, Төньяк микрорайондагы, шулай ук Килдеш, Пролей-Кашадагы кибетләрнең эше белән таныштырды. “Сезнең райондагы кибетләрдә азык-төлек­нең төрләнеше бай, хәзер мин дә тәкъдим ителә торган азык-төлекне сездән үрнәк алып күп төрле итеп киңәйтәчәкмен”, – ­диде кибетләрне карап йөргәндә делегация вәкиленең берсе.  

Илдар Флер улы 20 сәүдә нокта­сының эше һәм кибетләрнең 60 процентының үз-үзеңә хез­мәт күрсәтүгә күчүе, кибет террито­рияләрен төзек­ләндерү, райпо­ның төп бинасының тышкы ягын ремонтлау планы, 2 автолавка эшләве, һәм районда тагын 20 кибет ачуга әзер булулары турында сөйләде. “Ләкин, ни аяныч, кечкенә торак ­пунктларда сатучы булып эшләргә теләүчеләр булмаганлыктан, әлегә өстәп тагын кибетләр ача алмыйбыз”, – дип билгеләп үтте Илдар Сөләйманов. 
“Тәтеш райпосы республикада беренчеләрдән булып сәүдә барышының тулысынча автоматлаштырылган учетына күчте. Бөтен коллективның сис­темалы эшләве, белемле идарә итүе күренә. Менә шуңа күрә дә биредә эшчәнлек нәтиҗәләре тотрыклы”, – диде Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов сәүдә нокталарында йөргәндә. Кунакларны шулай ук безнең райподагы макулатураны үзәкләштерелгән рәвештә җыю, тыгызлау һәм төяп озатулары кызыксындырды. 

Татпотребсоюз предприя­тиеләре җитәкчеләре Тәтешнең икмәк пешерү заводында тәкъ­дим ителгән азык-төлекнең күп төрле булуын билгеләп үтеп,      әйберләрне җитештерү барышы һәм җайланмалар белән танышып чыкты.

Илдар Сөләйманов үзенең хезмәттәшләренә кулинария цехы каршындагы склад биналарын яңартып төзекләндерү эшләренең барышы турында сөйләде. “Яңадан җиһазлауны, ремонтлауны, биналарның урнашуын санитар норма һәм кагыйдә таләпләренә тәңгәл китереп башкарабыз”, – дип ассызык­лады ­Илдар Флер улы райпо биналарын күрсәткән вакытта. 

Шәһәребез кунаклары без­дәге истәлекле урыннарны – кырпы балыгы һәйкәле һәм Балыкчылык тарихы музеен читләтеп уза алмады. Музей кунаклары күңел кичерешләре китабына тәэсирләрен язып калдырды: “Ничек матур”, “Сокландык”, “Сезнең чиста һәм уңайлы шәһәрнең тарихы кызыклы”.

Татпотребсоюз предприя­тиеләре җитәкчеләре шуннан соң пленар утырышка җыелды, аның эшендә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов та катнашты. Ул кунакларны сәламләп, аларга районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, районның тоткан урыны респуб­лика рейтингында шактый яхшыруын билгеләп үтте. “Тәтеш райпосы системасында җаваплы, үзләренең сатып алучыларына игътибарлы коллектив эшли. Тәтешлеләрнең тормыш сыйфатын арттыруга юнәлтелгән хезмәтләре өчен рәхмәт”, – диде Рәмис Хатыйп улы.

Татарстанның кулланучылар берлеге җитәкчеләренең пленар утырышында Рашат Шәймәрданов белән Ришат Хәбипов республиканың кулланучылар җәмгыяте, коопе­ративларның 2020 елдагы I ярты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар, киләчәк үсеш өчен бурычлар билгеләделәр.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев