Реклама
Көн темасы
Район аграрийлары үз алдына яңа максатлар куйды
“Агро-Союз” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиесе идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында яңа елга планнар хакында фикер алыштылар.
(Тәтеш, 16 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Хуҗалыклар кырында авыл хуҗалыгы культуралары өчен җирне төрле тирәнтендә эшкәртү схемасы күрсәтелгән иде. Туфракны тирән сөрүгә аерым игътибар бирелде.
“Бу көзге-кышкы вакытларда яңгырны һәм карны җыеп калу, туфракның су-һава режимын яхшырту, үсеш чорында үсемлекләрнең үсешен арттыру һәм аларның яхшы үсүен булдыру мөмкинлеген бирә”, – дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Николай Кудряшов.
Киңәшмәнең Киртәле авылы мәдәният йортында узган пленар өлешендә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге икътисади нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре яңгырады. Белгечләрнең туфракны төп эшкәртү, көзге игеннәрне чәчү, шикәр чөгендерен җыеп алу, сортларны яңарту, көзге игеннәрне чәчүне карап тору буенча киңәшләре тыңланды. Терлекчелек тармагы мәсьәләсендә яшь мөгезле эре терлекләрне үстерү һәм саклау турында аерым сөйләшү булды.
Районыбыз башлыгы савым көтүлегенең баш санын, азык рационын баланслы итү хисабына савым күрсәткечләрен арттыру зарурилыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук җыелучыларның игътибарын терлекләрне тиешенчә асрау мөһимлегенә, аерым алганда – биналарны яңартуга юнәлтте. Рәмис Хатыйп улы хуҗалыклардагы һәр җитәкчегә сөт продукциясен җитештерүне арттыру буенча үзенең киңәшләрен бирде. “Әлеге ел безнең өчен уңышлы булды, шулай да моның белән тынычланып калырга ярамый, – дип мөрәҗәгать итте аграрийларга Рәмис Хатыйп улы. – Бездә резервлар бар, һәм без аларны нәтиҗәле итеп файдаланырга тиеш. Үсемлекчелектә – бер гектар чәчү җиренә минераль ашламаларны кертү кимендә 120 килограмм тәэсир итүчән матдәне тәшкил итәргә тиеш, районда һәрбер хуҗалыкларның иген уңдырышлылыгы – гектардан кимендә 40 центнер, игенчелек культурасын арттырырга кирәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге эшчәннәрнең хезмәте лаеклы түләнергә тиеш. Терлекчелек тармагын үстерер өчен маллар сатып алу, заманча савым заллары ясау, азык саклау үзәкләре булдыру зарур, үсеш өчен яхшы булышлык – агросәнәгать комплексына ярдәм итүнең республика программалары бар. Барысы да һәркемнән, тырышлыктан һәм алга таба үсеш алу теләгеннән тора”.
(Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары").
Тулырак: http://tetyushy.ru/news/mgyyat/sinoptiklar-24-graduska-kadr-ylylyk-farazlyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев