Район башлыгы Балаларны яклау көне белән Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
Бүген – Балаларны яклау көне.
(Тәтеш, 1 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Балачактан да гүзәлрәк бер нәрсә дә юк, көнегез шатлык һәм җитешлек белән тулып торсын, һәм аны шундый итү – гаиләнең, җәмгыятьнең, дәүләтнең бурычы.
Хөрмәтле ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар һәм тормышларын үсеп килүче буын белән эшләүгә багышлаган барлык кешеләр, балаларны саклагыз, аларны яклагыз. Һәрбер бала ярату һәм аңлау, кайгырту һәм наз тоеп яшәсен.
Балаларыбызга күңелле ял итүләрен, әти-әниләре һәм дуслары белән аралашу шатлыгы, яңа ачышлар һәм якты, онытылмас тәэсирләр кичерүләрен телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев